Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Электр линияләренә, газүткәргечләргә тиеп торучы агач ботакларын кисү зарур

Базарлы Матакның Яшьләр урамында әлегә бер генә яктырткыч та юк. Аларны урнаштыру өчен "бишенче" линия сузарга кирәк. Моны эшләргә бакчалардагы агачлар комачаулый. Яшьләр урамында үткәрелгән халык җыенында сүз шул турыда барды: хуҗаларга электр линияләренә тиеп торучы агач ботакларын кисәргә кушылды. Район газ эксплуатацияләү хезмәтенең дә әлкилеләргә гозере шундый ук. Күпчелек...

Базарлы Матакның Яшьләр урамында әлегә бер генә яктырткыч та юк. Аларны урнаштыру өчен "бишенче" линия сузарга кирәк. Моны эшләргә бакчалардагы агачлар комачаулый. Яшьләр урамында үткәрелгән халык җыенында сүз шул турыда барды: хуҗаларга электр линияләренә тиеп торучы агач ботакларын кисәргә кушылды.

Район газ эксплуатацияләү хезмәтенең дә әлкилеләргә гозере шундый ук. Күпчелек газүткәргечләр яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары аша сузылган. Аларны карап һәм буяп торырга кирәк. Әмма еш кына куе, биек булып үскән агачлар моны эшләргә ирек бирми. Газүткәргечләргә зыян килмәсен өчен агач ботакларын сирәгәйтергә я булмаса агачны бөтенләй кисәргә кирәк.

фото news.pn сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев