Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Экстремистлык турында да, патриотлык хакында да

Район мәктәпләрендә экстремистлыкка, террорлыкка каршы юнәлдерелгән кичәләр үткәрелә башлады.

Мәдәният һәм социаль яклау бүлекләре, мәгариф идарәсе, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе оештырган әлеге очрашуларда балалар белән аларның хокуклары һәм бурычлары турында әңгәмәләр үткәрелә. Белгечләр шулай ук экстремистлыкка, террорлыкка каршы тору юллары хакында сөйлиләр. Район мәдәният йорты һәм үзәк китапханә әзерләгән "Экстремистлыкка - юк!" исемендәге монтаж да укучылар игътибарын нык җәлеп итә. Очрашуларда балигъ булмаганнар арасында хокук бозу күренешләре, егетләрнең армиядә хезмәт итү бурычы, ватанпәрвәрлек хакында да җитди сөйләшүләр була. Балалар "Әфганнан Чечняга чаклы" ансамбле чыгышын аеруча яратып кабул итәләр. Ансамбльнең хәрби-патриотик темага җырларын кат-кат сорыйлар. Мондый очрашулар Салман, Иске Тахтала, Иске Салман, Хлебодаровка, Карга, Кошки, Иске Матак мәктәпләрендә булып узды инде.

Чаңгы юлы дәшә!
10 февральдә ил күләмендә «Россия чаңгы юлы» спорт бәйрәме үткәрелә.
Бу көнне "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында районкүләм чаңгы ярышлары оештырылачак. Кышкы саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шуарга теләүчеләр якшәмбе көнне сәгать 9 га Балалар иҗат йорты янына килсеннәр иде. "Яшь имәннәр"гә баручы автобуслар шуннан кузгалып китәчәк. Ә анда прокатка чаңгылар, кайнар чәй һәм коймак тәкъдим ителәчәк. Һәр елдагыча, быел да бу спорт бәйрәмендә әлкилеләр актив катнашсын иде.

Элекке бәядән язылырга була
1 февральдән 2013 елның икенче яртыеллыгына "Татмедиа" ААҖ газета-журналларына вакытыннан алда язылу башланды.
Алдан язылу элекке бәяләрдән башкарыла. Шул исәптән "Әлки хәбәрләре" газетасына да елның икенче яртысы өчен элекке бәядән (260,58 сум) язылып куярга мөмкин.

"Балкыш" кабат башлана
Февральнең икенче яртысында өлкәннәр һәм пенсионерлар арасында үткәрелүче "Балкыш" фестиваленең быелгы район туры башлана.
Җыр-биюгә сәләтле өлкәннәребез 5 кустта ярышачаклар. Фестивальнең гала-концерты 28 февральдә район мәдәният йортында үтәр дип көтелә. Районда җиңүчеләр исә март башларында бәйгенең зона турында чыгыш ясаячак. "Балкыш" республика фестивале беренче мәртәбә былтыр үткәрелгән иде. Безнең өлкәннәребез узган ел зона ярышында һәм Казанда үткән гала-концертта катнашып югары бәя алдылар. Үткән елгы тәҗрибәбезгә таянып, кимчелекләрдән арынып, "Балкыш" ны быел тагын да уңышлырак оештырырга ниятлибез, диләр район мәдәният бүлегендә.

Пенсионерлар да теннис уйный
Үткән атнада "Алинә" спорт залында укучылар, авыл яшьләре һәм пенсионерлар өстәл теннисында ярышты.
Анда 20 мәктәптән укучылар, 14 авыл җирлегеннән һәм 7 оешмадан яшьләр катнашты. Әйтергә кирәк, теннис буенча район чемпионатында өлкән яшьтәгеләр әле беренче мәртәбә катнаша. Аларның саны бик күп булмаса да, ярыш гаять мавыктыргыч узды. Пенсия яшендәге ханымнар арасында Каргадан Гөлсинә Галиуллина беренче урынны алды. Икенче урында - спортның бик күп төрләре белән актив шөгыльләнүче Галина Исаева (Иске Матак), өченче - Роза Мәҗитова (Базарлы Матак). Пенсионер ирләр арасында беренчелекне Базарлы Матактан Әнвәр Галимов яулады. Икенче-өченче урыннарда - Әнәс Вәлиев (Базарлы Матак) һәм Роберт Зарипов (Түбән Әлки). Ярышларның барлык призерлары "Бердәм Россия" партиясе бүләкләренә ия булдылар.
Россия пенсионерлар берлегенең район бүлеге рәисе Рәйсә Хәбибуллина өлкәннәр арасында спорт чаралары оештыруда һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда актив катнашкан өчен җәмәгать тренеры Әнвәр Галимовка Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

Фатирыгыз хосусыйлаштырганмы?
Социаль наем килешүе буенча муниципаль торак фондында (өйдә, фатирда) яшәүчеләр игътибарына.
2013 елның 1 мартыннан "Россия Федерациясендә торак фондны хосусыйлаштыру турында" 1541-1 нче РФ законының (4.07.1991 ел) гамәлдә булу вакыты бетә. Торакка милек хокукы рәсмиләштерергә теләүчеләргә әлеге срок узганчы үзегез яшәгән урындагы авыл җирлеге башкарма комитетына шул хакта гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Февральнең ял көне майга күчерелә
РФ законнары нигезендә, әгәр бәйрәм көн шимбәгә яки якшәмбегә туры килсә, аның өчен бәйрәмнән соңгы эш көнендә өстәмә ял бирелә.
Быел 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне шимбә көнне билгеләп үтеләчәк. Ләкин өч көн ял итмячәкбез, дүшәмбе - 25 ендә эшкә чыгачакбыз. Чөнки, РФ Хөкүмәтенең ноябрь аенда чыгарылган карары нигезендә, 25 февральдә булырга тиешле ял 10 майга күчерелә. Нәтиҗәдә Җиңү бәйрәме тирәсендә безне 9-12 майда, ягъни тоташ 4 көн ял көтә. 1-5 май көннәрендә дә яллар вәгъдә итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Подписка