Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ел буена килеп торсын

Елның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу дәвам итә.

Елның беренче яртысында район халкына 16958 данә газета һәм журнал килеп торды. Әлеге күрсәткеч июль-декабрь айларында да шуннан түбәнрәк булмас. Инде 4143 данә басмага (шуның 1883 е - район газетасы) подписка рәсмиләштерелгән. Сигез меңнән артык исемдәге газета-журнал арасыннан үзең теләгәнне сайлап алу мөмкинлегеннән файдаланганда, беренче урында район тормышын чагылдыручы "Әлки хәбәрләре" булсын иде.

Бәяләр бермә-бер артты
Балалар иҗаты йортында аукцион үткәрелде.
Иртәнге киңәшмәдә катнашкан җитәкчеләр район мәктәпләрендә укучы, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче малайлар һәм кызлар ясаган рәсемнәр, чигешләр, сәйлән белән эшләнгән чәчәкләр, уенчыклар, кырып бизәкләнгән агач паннолар өчен бәяләрне ике-биш тапкыр күтәрделәр. Әйтик, сәйләннән ясалган чәчәк бәйләмнәрен, кулдан бәйләнгән шәлләрне яратып алдылар аукционда катнашучылар. Аукцион үткәрү 38850 сум акча китерде. Алар барысы да эш авторларына биреләчәк.

Вальслар ритмында
Балалар музыка мәктәбе өлкән сыйныфлар укучылары арасында "Вальслар ритмында" темасына әсәрләрне иң оста башкаруга конкурс үткәрде.
Бәйгедә иң яхшы башкаручы дип 7 сыйныф укучысы Кира Борисова табылды, ул - беренче урында. Икенче урын 5 сыйныф укучысы Дина Садыйковага, өченче урын 5 сыйныф укучысы Диләрә Низамовага бирелде. Балаларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Нәни гүзәлләр финал бәйгесенә җыена
"Нәни мисс-2012" бәйгесенең апрельдә узган соңгы сайлап алу турында районыбыздан өч кызчык үзләренең көчләрен кабат сынап карадылар.
Бәйге Казан шәһәренең "Мега" сәүдә комплексында булды. Кызларыбызның икесе - районның "Нәни мисс"ы 5 яшьлек Алсинә Яруллина (Югары Әлки) һәм 5 яшьлек Камилә Гайнуллина (Базарлы Матак) конкурсның республика финал турында районыбыз данын яклаячак. Алар 6 майда Казанга җыена, анда биш көн буе репетицияләр була. Ә финал бәйгесе 12 майда Татар дәүләт филармониясе концертлар залында узачак.

Урманда учак ягу тыела
25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим игълан ителде.
Бу көннәрдә урманнарда учак ягу катгый тыела. Законны бозучылар штрафка тартылачак. Аның күләме гади кешеләр өчен 2-4 мең сум булса, юридик затлар өчен 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Бәйрәм ярминкәсе
30 апрельдә район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе үткәрелде.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре, фермерлар, эшмәкәрләр үз продукцияләре белән сәүдә иттеләр. Әйтик, "Кызыл Шәрык-Агро" 10 ар тонна бодай, арпа, бөртек фуражы, 250 кило сыер ите сатты. "Яшь көч", "Түбән Кәчи" хуҗалыклары, агрокөллият филиалы халыкка әйбәт бодай тәкъдим итте. Теләүчеләргә орлыклык бәрәңге, яхшы ит, агач материаллары, утын, яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алырга, кайнар коймак белән сыйланырга мөмкин булды. Ярминкәдә күңелле музыка яңгырап торды, үзешчән сәнгать осталары концерт номерлары белән чыгыш ясады.

Бергәләп ял итик!
7 майда, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Базарлы Матак урта мәктәбенең спорт мәйданында халык өчен күңел ачу чаралары үткәрелә.
Бәйрәмдә үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясаячак, шашлык, кайнар чәй, коймак, бүтән тәм-томнар тәкъдим ителәчәк. Кыскасы, дуслар, туганнар белән бергәләп ял итәргә, күңел ачарга мөмкин булачак. Бәйрәм 19 сәгатьтә башлана.

Көрәшчеләр өчен җан атабыз
7 майда Базарлы Матактагы "Алинә" универсаль спорт залында Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган көрәш бәйгесе үтәчәк.
Әлеге ярышларга 7 районнан көрәш белән шөгыльләнүче үсмерләр чакырыла. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

Машинасы "тыңламаган"
Үткән атнада Урта Әлки авылы янында юл-транспорт һәлакәте булды.
«ВАЗ-2106» автомобилен йөртүче машинасын "тыңлата" алмый, һәм "Жигули" юл читенә очып төшә. Нәтиҗәдә дүрт кеше зыян күрә.

Чүп-чар түгү - график буенча
Базарлы Матакта каты көнкүреш калдыкларын (чүп-чарны) җыю һәм түгү бәйрәм көннәрендә дә төгәл график нигезендә башкарыла.
Бу хакта "Әлки коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"