Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

"Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык" конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

"Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык" конкурсына йомгак ясарга да вакыт җитте. Дөресрәге, нәтиҗәләр чыгару бераз соңгарак та калды. Чөнки бәйгегә хатлар без уйлаганнан да күбрәк килде. Газета игълан иткән конкурсны хуплап, күтәреп алуыгыз, анда берсеннән-берсе кызыклы язмалар белән катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле газета укучылар. Кәҗә я Сарык белән...

"Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык" конкурсына йомгак ясарга да вакыт җитте. Дөресрәге, нәтиҗәләр чыгару бераз соңгарак та калды. Чөнки бәйгегә хатлар без уйлаганнан да күбрәк килде. Газета игълан иткән конкурсны хуплап, күтәреп алуыгыз, анда берсеннән-берсе кызыклы язмалар белән катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле газета укучылар.
Кәҗә я Сарык белән бәйле кызыклы тарихлар бәян ителгән язмаларның һәркайсы газетада басылды. Конкурска нәтиҗәләр ясауны да укучыларыбыз иркенә тапшырдык. Тавыш бирү дә бик актив барды, анда меңәрләгән кеше катнашты. Шунысын да искәртик, тавыш бирүнең барышында безнең һичнинди катнашыбыз юк. Интернеттан файдаланучы теләсә кем анда үзенең фикерен белдерә алды.
Газета укучыларның тавыш бирүе нәтиҗәләренә нигезләнеп, Базарлы Матактан Зәйтүнә Гаязова ("Кәҗә маҗаралары" язмасы) җиңүче дип табылды. Яңа Салманнан Фердинанд Мәхмүтов ("Тамак нишләтми") икенче урынга чыкты. Өченче - Татар Төгәлбәе авылыннан Гөлзәминә Галимҗанова ("Бәхетле кәҗә"), дүртенче урында - Үргәгардан Зилә Сафиуллина ("Бәрәнегез табылдымы?"). Ә редакциянең махсус призына Иске Баллыкүл авылыннан Габделхай Саматов ("Сөте даруга тиң") лаек дип табылды.
Сүз дә юк, башка язмалар да бик кызыклы иде. Яңа Чаллыдан Лира Вәгыйзова, Югары Колчуринодан Алена Родинова, Базарлы Матактан Минзифа Мөхәммәтшина, Инзилә Нуриәхмәтова, Валентина Белова, Сихтермә-Хузангайдан Магдалина Рыжкова, Иске Тахталадан Олеся Курочкина һәм башкаларның хикәятләре дә безгә бик ошады. Газета укучыларыбыздан да алар хакында күркәм фикерләр ишеттек. Әмма, нишлисең, җиңүчеләр санаулы гына була.
Конкурска үз бүләкләрен тәкъдим иткән спонсорларыбызга - эшмәкәрләр Алмаз Зариповка ("Инструментлар дөньясы", "Карапуз" кибетләре),Гөлсинә Дәүлиевага ("Олимп" сәүдә йорты), Раил Мысыргалиевка ("1000 мелочей" кибете), Сирень Низамиевага ("Китап дөньясы" кибете) рәхмәтебезне белдерәбез, сәламәтлек, уңышлар телибез.
Призлы урыннарга лаек укучыларыбызны ихластан котлыйбыз һәм бүләкләрен алырга редакциядә көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев