Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Әлки хәбәрләре”нә 3376 әбүнәчебез язылырга өлгергән

1 апрельдән 2014 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу башланды. Почта бүлекчәләренең күбесе газета-журналларга язылуның актив баруы турында хәбәр итәләр. Әйтик, Иске Камка халкының 95 проценты "Әлки хәбәрләре"нә язылган инде. Чиябашта, Иске Чаллыда яшәүчеләрнең 75-76 проценты, Иске Алпар, Иске Салман халкының 60-65 проценты район газетасына подписка рәсмиләштергән. Күпләр февраль-март айларында...

1 апрельдән 2014 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу башланды. Почта бүлекчәләренең күбесе газета-журналларга язылуның актив баруы турында хәбәр итәләр.

Әйтик, Иске Камка халкының 95 проценты "Әлки хәбәрләре"нә язылган инде. Чиябашта, Иске Чаллыда яшәүчеләрнең 75-76 проценты, Иске Алпар, Иске Салман халкының 60-65 проценты район газетасына подписка рәсмиләштергән. Күпләр февраль-март айларында оештырылган алдан язылу мөмкинлегеннән файдаланып калганнар.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Без быел да һәр меңенче әбүнәчебезне бүләкләп барачакбыз. Почта хезмәткәрләре арасында да күпләп бүләк таратырга җыенабыз. "Әлки хәбәрләре"нә яздыру планын беренчеләрдән булып үтәгән, бер атна, бер ай эчендә газетага иң күп яздырган почтальоннарны һичшиксез билгеләп үтәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев