Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки ярдәме Крымскига җибәрелде

Район халкы Крымск шәһәрендә су басудан каза күрүчеләргә 129055 сумлык ярдәм күрсәтте.

Әлкилеләр тарафыннан җыелган гуманитар ярдәм 16 июльдә Казанга - республика кабул итү пунктына озатылды. Аннан гуманитар ярдәм машиналары Краснодар краена юл тота. Райондашларыбыз зыян күрүчеләр өчен 78280 сумлык ашамлык һәм кирәк-ярак әйберләр, 50775 сум акча җыйды. Чуаш Борнае, Түбән Кәчи, Ташбилге авыл җирлекләре, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, мәдәният бүлеге, Росреестр оешмасы, эшмәкәрләр Дамир Әһлиуллин һәм Рамил Насыйбуллин беренчеләрдән булып социаль яклау бүлегенә зыян күрүчеләр өчен матди ярдәм китерделәр. Район үзәк хастаханәсе коллективы - 8 мең сум, "Строитель и К" оешмасы 5 мең сум акча тапшырды.

Бер генә
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде.

Язгы чакырылыш тәмамланды
Язгы чакырылышта районыбыздан 50 дән артык егет хәрби хезмәткә алынды.
Чакырылыш чорында иң соңгылар булып 9 июльдә ике егетебез армиягә китте. 15 июльдә язгы чакырылыш тәмамланды,

Пляж волейболы осталары
12-15 июльдә волейболчыларыбыз Мамадыш шәһәрендә пляж волейболы буенча республика беренчелегендә катнаштылар.
1995-1996 елларда туган яшьләр арасындагы ярышларда Базарлы Матак урта мәктәбенең волейболчы кызлары Радмила Зәйнетдинова һәм Энже Камалова аеруча уңышлы чыгыш ясады. Финалда турнир хуҗаларына гына оттырып, алар республиканың 21 командасы арасында икенче урынны алдылар. Гимназиядә укучы егетләребез исә 19 команда арасында җиденче урынга ия булды.

Эшмәкәрләргә ярдәм программалары
…июльдә ТР Инвестиция үсеше агентлыгы районыбызда күчмә утырышын уздырды.
Агентлык җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова утырышта катнашучыларны кече һәм урта эшмәкәрләр эшчәнлегенә ярдәм программалары белән таныштырды. "Лизинг-Грант", "Социаль бизнес", "Гарантия фонды", бизнеска беренче адымнарын ясаучы яшь эшмәкәрләр өчен "Яшьләр эшмәкәрлеге" һәм тагын бик күп программалар хакында сүз барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Замир Зарипов һәм район эшмәкәрләр советы рәисе Гөлсинә Дәүлиева да әлеге программалар хакында үз фикерләрен әйттеләр.
Эшмәкәрләр виртуаль университет программасында катнашып кирәкле белемнәр үзләштерә һәм 50 процент ташлама белән юридик консультация ала алалар. Әлеге программалар турында тулырак мәгълүматны htth:/tida tatarstan.ru сайтында алырга мөмкин.

Машина яна башлый
13 июль көнне Югары Әлки авылы янында юлда "КамАЗ" машинасы яна башлый.
Ульяновск өлкәсеннән Казанга юл тотучы машинаның кабинасында кыска ялганыш аркасында ут чыккан. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына тиз арада килеп җитеп утка чик куялар. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призыв