Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки кызы – Уяв чибәре

Нурлатта үткән "Уяв" бәйрәмендә Арина Чугунова чибәрләр конкурсында җиңү яулады.

Чуаш халкының республикакүләм "Уяв" бәйрәме узган якшәмбедә булды. Анда районыбыздан да үзешчән артистларыбыз, спортчыларыбыз, гомумән, байтак әлкилеләр катнашты. "Чуаш чибәре" конкурсында Сихтермә-Хузангайда үткән "Уяв" бәйрәме җиңүчесе Арина Чугунова да чыгыш ясады. Жюриның югары бәясен алып, Арина "Уяв чибәре"-дәрәҗәле исеменә лаек булды һәм диплом, телевизор белән бүләкләнде.

Бәйрәмдә Чуаш Борнае, Югары Матак авылларыннан фольклор ансамбльләр чыгышлары да югары бәяләнде һәм "Уяв"ның махсус призларына ия булды.

11 алтын һәм 8 көмеш медаль

Районның урта гомумбелем мәктәпләрен тәмамлаган 122 егет һәм кызның барысы да аттестатлар алды.

Бу унберенчеләр бердәм дәүләт имтиханнарын "икеле"ләрсез тапшырды дигән сүз. 11 укучы мәктәпне алтын медаль белән, 8 укучы көмеш медаль белән тәмамладылар. Чуаш Кичүе урта мәктәбе укучысы Алисә Нуруллина химия фәненнән БДИ тапшырганда 100 балл җыйды. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар арасыннан 10 укучы дәүләт йомгаклау аттестациясе сынауларын 100 баллга тапшырды.

Кукмаралылардан өйрәндек

26-27 июньдә Кукмара районында булган республика семинар-киңәшмәсендә безнең район делегациясе дә катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган әлеге чарада быелгы корылык шартларында терлек азыгы хәзерләү, урып-җыюга әзерләнү турында җитди сүз булды, алга бурычлар билгеләнде. Семинарда катнашучылар шулай ук заманча авыл хуҗалыгы техникасы - комбайннар, азык хәзерләү машиналары, ветеринария препаратлары, үсемлекләрне эшкәртү өчен гербицидлар күргәзмәләре белән танышты. Авыл хуҗалыгы белгечләре семинар-киңәшмәдә бүгенге шартларда эшләү өчен байтак кирәкле мәгълүматлар һәм тәҗрибә алдылар.

ЗАГС бүлеге хәбәр итә

Июнь аенда районда 15 бала дөньяга килгән, 11 пар өйләнешкән.

Тик менә ай дәвамында 4 гаилә таркалган, 20 райондашыбыз фани дөнья белән саубуллашкан. Елның беренче яртысы күрсәткечләре мондый: 90 бала туган, 48 гаилә төзелгән, 36 пар аерылышкан, 156 кеше вафат булган.

Чагыштыру өчен: узган 2012 елда июнь аенда 21 бала туган, 16 туй булган, 6 пар аерылышкан, 23 кеше үлгән. Үткән елның беренче яртысында туучылар саны 101, өйләнешүчеләр 46 пар булган, 20 пар аерылышкан, 168 кеше бакыйлыкка күчкән.

Бер генә бәби

Район халкы узган атнада яңа туган балалар хисабына 1 кешегә генә артты.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде. Ул - Юхмачы авылыннан Татьяна Шубинаның дүртенче баласы.

18 команда арасында җиңү яуладылар

Үткән атнада Мамадыш шәһәрендә республика пляж волейболы бәйгесендә безнең егетләр һәм кызлар бик уңышлы чыгыш ясады.

Әлеге турнир 9 нчы укучылар спартакиадасы кысаларында узды. Авыл районнары командалары арасында (барысы 18 команда) безнекеләр - Н.Дәүли исемендәге гимназия укучылары Айгиз Сабиров һәм Роман Туманов беренче урынны яуладылар. Ә Илнур Әмирҗанов һәм Ринас Хәбибуллин (шулай ук гимназиядән) икенче урынга чыкты. Шунда ук чыгыш ясап, Илнур Әмирҗанов белән Ринас Хәбибуллин шәһәр командалары арасында да икенче урынны алдылар. Яшь спортчыларыбызның тренерлары - Олег Астафьев һәм Руслан Советников.

Умартачылар игътибарына!

"Восток Зернопродукт" ЯАҖ район халкына җиткерә:

29 июньнән 10 июльгә кадәр кичке 9 дан иртәнге сәгать 7 гәчә кырлар корткыч бөҗәкләргә каршы химикатлар - инсектицид препараты белән эшкәртелә. Сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Уяв