Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин район мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

    "Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! 2014 елның илебездә мәдәният елы дип игълан ителүе дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан мәдәният казанышларына һәм проблемаларына игътибарның үсүен раслый. Шулай булмыйча, кешедәге иң матур сыйфатлар нигезендә мәдәният ята бит. Сез моны бик яхшы аңлыйсыз, чөнки мәдәниятебезгә хезмәт итеп, халыкка яңа идеяләр җиткерәсез, әйбәт кәеф бүләк итәсез. Сез...

    "Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

    2014 елның илебездә мәдәният елы дип игълан ителүе дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан мәдәният казанышларына һәм проблемаларына игътибарның үсүен раслый. Шулай булмыйча, кешедәге иң матур сыйфатлар нигезендә мәдәният ята бит. Сез моны бик яхшы аңлыйсыз, чөнки мәдәниятебезгә хезмәт итеп, халыкка яңа идеяләр җиткерәсез, әйбәт кәеф бүләк итәсез. Сез хаклы рәвештә иҗадилык һәм талантлык үрнәге булып торасыз. Хезмәтегез милли бердәмлекне ныгытырга, шул ук вакытта этник үзенчәлекләрне сакларга ярдәм итә, яшьләрне халкыбыз мәдәниятының саф чыгыныклары белән таныштыра, эшчәнлегегез район һәм республика халыкларының мәдәни мирасын үстерә.

    Бәйрәмегез уңаеннан сезгә сәламәтлек, иҗади илһам, коллективта һәм гаиләләрегездә үзара аңлашу телибез. Тамашачыларыгыз сезгә һәрвакыт тугрылыклы булсын, талантыгызны югары бәяләсен. Иң кыю иҗади башлангычларыгыз да тормышка ашсын иде"- диелә котлауда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: