Реклама
9-11 апрельдә Казанда узучы әлеге зур форумга Россиянең 60 төбәгеннән, 20 чит илдән вәкилләр килгән. Анда ит, сөт җитештерү, кошчылык, гомумән, терлекчелек тармагындагы күпсанлы ветеринария проблемалары турында сүз бара. Шулай ук ветеринария хезмәткәренең абруен күтәрү, бу өлкәгә яшьләрне җәлеп итү көнүзәк тема булып тора. Әлеге мәсьәлә районыбыз өчен дә актуаль....
9-11 апрельдә Казанда узучы әлеге зур форумга Россиянең 60 төбәгеннән, 20 чит илдән вәкилләр килгән. Анда ит, сөт җитештерү, кошчылык, гомумән, терлекчелек тармагындагы күпсанлы ветеринария проблемалары турында сүз бара.
Шулай ук ветеринария хезмәткәренең абруен күтәрү, бу өлкәгә яшьләрне җәлеп итү көнүзәк тема булып тора. Әлеге мәсьәлә районыбыз өчен дә актуаль. Бездә ветеринария белгечләре белән тәэмин ителү 93 процент тәшкил итә. Бүген Казан ветеринария медицинасы академиясендә Әлкидән 37 егет һәм кыз укый. Әмма яшьләр авылга кайтырга ашкынып тормый.
фото russianamerica.com сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз