Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлкилеләр шәһәр ярминкәсендә

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә - үткән шимбәдә дә районыбыз вәкилләре башкаланың Идел буе районы базарында сәүдә иттеләр.

Ярминкәдә бу көнне ит, бәрәңге, яшелчәләр, бал, бөртек, он - барысы 1 миллион 231 мең сумлык товар сатылды. Килограммын 10 сумнан 5 тонна бәрәңгене, литрын 17 сумнан 3 тонна сөтне, базар бәясеннән арзанракка сыер, сарык, дуңгыз итләрен казанлылар бик теләп сатып алдылар.

"Тахтала" отряды - беренче
12 октябрьдә район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга куюны һәм ремонт эшләренә керешүне махсус комиссия тикшерде.
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыгының хезмәтне саклау буенча бүлек начальнигы Рәшит Шакиров җитәкчелегендәге комиссия "Востокзернопродукт" ЯАҖнең Үзәк Әлки филиалы "Тахтала" отряды механизаторларының эшен югары бәяләде. Икенче урында Көнчыгыш Әлки филиалының "Алпар" отряды.

ТӲт кими
Узган ункөнлектә шәхси хуҗалыклардан алдагысына караганда 2 тоннага кимрәк сөт җыелган.
Чуаш Кичүе, Кошки, Иске Камка, Ташбилге авыл җирлекләрендә индивидуаль сектордан сөт хәзерләү ун көн эчендә 596-324 литрга кимегән. Алпар, Салман авыл җирлекләрендә һәр көнне тоннадан артык сөт җыела.

Бер бала туды
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.
Ә аннан алдагы ике атнада бүлектә бер бәби дә тумаган иде.

Җәяүле авариягә сәбәпче булган
Районыбыз юлларында үткән атнада 3 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.
Юхмачыда исерек җәяүле гаебе белән чыккан авариядә бер кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Атна дәвамында ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 18 кешегә карата административ беркетмә төзегән. 5 йөртүченең руль артына исерек хәлдә утыруы ачыкланган.

Бүреләр һөҗүме
Карамалы авылында ферма кардасындагы яшь үгезләргә бүреләр һөҗүм иткән.
Узган атнада төнлә "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Нәсел эше" хуҗалыгына караган Борискино бүлегенең Карамалы авылында кардадагы яшь терлекләр бүреләр һөҗүменә дучар булган. Ерткыч җанварлар үгезләргә көтүләре белән ташланганнар - тирә-юньдәге эзләр шуны раслый. Бүреләр биш үгезне үтергәннәр, аларның гәүдәләре теткәләнеп беткән. Моңа кадәр бу якта ерткычлар җиде терлекне үтереп, ашап киткән булганнар инде. Аучылар, бу чорда бүреләр ачлыктан интекми, алар балаларын ауга өйрәтә, дип фаразлыйлар. Ни генә булмасын, бүреләрнең шулай авылга килеп терлекләргә ташлануы аларның күпләп үрчүен һәм бик азган булуын күрсәтә. Аларга каршы кичекмәстән җитди чаралар күрү зарур.

Республика волейболчылары
бездә ярыша
22-23 октябрьдә "Алинә" универсаль спорт залында ир-ат һәм хатын-кыз ветеран спортчылар арасында волейбол буенча республика ярышлары узачак.
Ярышларда 35 яшьтән өлкәнрәк спортчылар командалары арасында иң көчлеләр ачыкланачак. Бәйгегә, Кама аръягы районнарыннан тыш, Зәй, Бөгелмә районнарыннан да ветераннар җыелма командалары килүе көтелә. 22 октябрьдә ярышлар ир-атлар арасында барыр, ә 23 октябрьдә мәйданга хатын-кызлар чыгачак. Ярышларда районыбызның иң көчле волейболчыларыннан төзелгән ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары да чыгыш ясаячак. Спорт сөючеләрне, җанатарларны сәгать 10 да башланачак ярышларга чакырабыз.

Элеваторда янгын
Җомга көнне "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ элеваторының бөртек киптерү агрегатына ут капкан.
Янгын нәтиҗәсендә киптерергә салынган шактый күләмдәге көнбагыш юкка чыккан. Хәзер ут чыгуның сәбәпләре ачыклана һәм китерелгән зыянның күләме исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев