Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлкилеләр стадион төзелешендә

Быел Казанда узачак 27 нче Җәйге Универсиаданың төп объектларыннан берсе булган футбол стадионын төзүгә әлкилеләр дә үз өлешен кертә.

45 мең урынга исәпләнгән футбол стадионын тиешле вакытка төзеп бетерү буенча республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр муниципаль район алдына конкрет бурычлар куйган иде. Узган елның ноябрь аеннан бирле стадион төзелешендә районыбызның төзелеш бригадасы хезмәт куя. Төзүчеләребез 5 мең квадрат метр мәйданда брусчатка түшәгәннәр инде. Бүген бу төзелештә даими нигездә (вахта ысулы белән) районнан 40 кеше эшли. Алар штукатурлау, гипсокартон беркетү белән дә шөгыльләнәләр. Моннан тыш, стадионга көн саен оешма-предприятиеләрдән 10 кеше барып эшли, болар территорияне төзелеш калдыкларыннан арындыру белән мәшгуль. Район үзәк хастаханәсе, мәгариф идарәсе, гимназия, Базарлы Матак урта мәктәбе, янгын сүндерү часте хезмәткәрләре әлеге эшләрдә аеруча активлык һәм тырышлык күрсәтә.

Сергей Тихонов - ел укытучысы
"Ел укытучысы" бәйгесенең район этабында Иске Матак урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сергей Тихонов җиңү яулады.
Елның иң яхшы укытучысын билгеләү өчен ярышлар башта район кустларында узды. Анда җиңүче дип табылган педагоглар узган атнада Балалар иҗаты йортында "көч сынашты". Иң яхшы укытучы исемен Яңа Чаллы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Гатина, Н.Дәүли исемендәге гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алия Шәфиева һәм тарих, җәмгыять белеме укытучылары - Базарлы Матак урта мәктәбеннән Илнур Фәйзуллин һәм Иске Матак мәктәбеннән Сергей Тихонов дәгъваладылар. Сергей Тихонов үзенең иң булдыклы остаз булуын раслады. Ул бәйгенең республика этабында районыбыз данын яклаячак.

Сезнең өчен, яшь парлар!
1 мартта 15.00 сәгатьтә Н.Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең актлар залында яңа өйләнешкән парлар өчен "Гаилә тормышы нигезләре" занятиесе үткәрелә.
Әлеге чара республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе кысаларында оештырыла. Занятиегә рәхим итегез, яшьләр!

Кыйммәтләнгәнче язылып калыгыз
1 февральдән 31 мартка кадәр 2013 елның икенче яртыеллыгына "Татмедиа" ААҖ газета-журналларына вакытыннан алда язылып була.
Язылу әлеге басмаларның элекке бәяләреннән башкарыла. Бәяләр артып тора, киләсе яртыеллыкка газета-журналлар бәяләренең дә күтәрелүе мөмкин. Вакытыннан алда язылу исә түбәнрәк бәядән язылып калырга мөмкинлек бирә. Исегезгә төшерәбез: "Әлки хәбәрләре" газетасына ярты елга язылу бәясе 260,58 сум (оешмалар өчен 270,60 сум).

Гел кызлар
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч кыз дөньяга килгән.

Саф һавада ял иттек
23 февральдә "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында бергәләп чаңгы шуу оештырылды.
Бу көнне 180 ләп кеше чаңгы юлына чыкты. Алар өчен кайнар чәй эчү, чаңгыларны прокатка алу мөмкинлеге тудырылды, музыка уйнап торды.

Декларация тапшырдыгызмы әле?
Узган ел алган керемнәр өчен 30 апрельгә кадәр декларация тапшыру зарур.
Күчемле яисә күчемсез милек сатудан, торакны һәм бүтән милекне арендага бирүдән, эшләр башкарудан (хезмәт күрсәтүдән), лотереяларга отудан керем һәм салым тотылмаган бүтән керемнәр алган гражданнар, шулай ук эшмәкәрләр, нотариуслар һәм адвокатлар алган керемнәре турында мөстәкыйль рәвештә хисап тотарга тиешләр. Керемгә салым буенча декларацияләр яшәү урынындагы салым органына тапшырыла. Анда декларация бланклары бушлай бирелә. Декларация тутырырга www.r16.nalog.ru. сайтында урнаштырылган "Декларация-2012" программасы ярдәм итәр.

«Нәни мисс» бәйгесе көннәре үзгәрә
Район мәдәният бүлеге һәм балалар иҗаты йорты җитәкчеләре хәбәр итүенчә, "Нәни мисс-2013" бәйгесен уздыру көннәре үзгәргән. Шулай итеп, конкурсның кустлар буенча узачак беренче этабы түбәндәге даталарга билгеләнде: 11 март - Алпар урта мәктәбендә, 12 мартта - Юхмачыда, 13 мартта - Яңа Салман, 14 мартта Хузангай мәктәпләрендә, 15 мартта Базарлы Матак кусты буенча Балалар иҗаты йортында. Әлеге этапта уңышлы чыгыш ясаган кызчыклар 19 мартта Балалар иҗаты йортына җыелып, район турында осталыкларын күрсәтәчәкләр. Анда җиңгән иң-иңнәрен 27 мартта шулай ук иҗат йорты сәхнәсендә финал ярышлары көтәчәк. Исегезгә төшерәбез: "Нәни мисс" бәйгесендә 5-12 яшьлек кызлар катнаша ала. Теләге булган балаларның әти-әниләре үзләрендәге мәктәпкә мөрәҗәгать итеп, бәйге шартлары турында белешә алалар. Тулырак мәгълүматны 20-8-21 телефоны белән шылтыратып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада