Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Эш судка барып җиткәч, бурычлыларның кайберләре тизрәк түләү ягын караган

Үткән елда "Әлки коммуналь челтәрләре" җәмгыяте алар күрсәткән хезмәтләр өчен акча түләргә теләмәгән 20 кешене судка биргән. Аларның гомуми бурычы 92888 сумнан артып киткән. Эш судка барып җиткәч, бурычлыларның кайберләре тизрәк түләү ягын караган. Шулай итеп, 44841 сум бурыч коммуналь челтәрләргә кире кайтарылган. Суд приставлары калган бурычларны кайтару өчен тырыша....

Үткән елда "Әлки коммуналь челтәрләре" җәмгыяте алар күрсәткән хезмәтләр өчен акча түләргә теләмәгән 20 кешене судка биргән. Аларның гомуми бурычы 92888 сумнан артып киткән. Эш судка барып җиткәч, бурычлыларның кайберләре тизрәк түләү ягын караган. Шулай итеп, 44841 сум бурыч коммуналь челтәрләргә кире кайтарылган. Суд приставлары калган бурычларны кайтару өчен тырыша.

Быел да коммуналь хезмәтләрдән файдаланучылардан тиешлесен түләтәчәкләр: гыйнварда гомуми суммасы 23322 сум тәшкил иткән 8 эш судка тапшырылган инде. Бурычларның зуррак суммасы да, 200-300 сумнан артмаганы да бар. Эшне судка җиткергәнче хезмәтләр өчен вакытында түләргә кирәк була шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев