Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Эшмәкәрләр гимназияне ремонтлаша

Эшмәкәрләр Алмаз Зарипов, Рамил Насыйбуллин, Ләйсән Леонтьева Н.Дәүли исемендәге гимназия бинасын ремонтлауда зур ярдәм күрсәттеләр.

Ата-аналарның мондый булышлыгы өчен гимназия администрациясе аларга бик рәхмәтле.

Яфрак азык хәзерләү дәвам итә

Районда 33 мең пардан артык яфрак азык себеркесе хәзерләнде.

Мәгариф идарәсе (7958 пар), үзәк хастаханә (4129 пар), Н.Дәүли исемендәге гимназия (2020 пар) бу эштә аеруча актив катнашалар. Витаминлы яшел азык кышын маллар өчен бик файдалы һәм алыштыргысыз нигъмәт булачак. Коры килгән бу елда яфрак азык хәзерләүнең актуальлеге тагын да арта. Бу эш әле дә дәвам итә.

Чиста авыл - матур авыл

Авылларны чүпләүчеләр, чүп-чарларын тиеш булмаган урыннарга түгүчеләр тиешле җәзасын алырга, шул исәптән штрафка тартылырга тиеш..

Узган шимбәдә Яңа Үргәгар авыл җирлегендә булган семинарда шул хакта әйтелде. Авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган әлеге чарада торак пунктларны чистарту һәм төзекләндерү буенча җитди сүз барды. Семинар эше белән җитәкчелек иткән район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов авыл урамнарын һәм тирә-юньнәрен чүп үләннәрдән, көнкүреш калдыкларыннан арындыру зарурлыгына басым ясадылар. Авыл җәмәгать урыннарында һәрчак чисталык һәм тәртип булырга, зиратлар чистартылып торырга тиеш. Шулай ук тузган, кайчак хәтта бөтенләй хуҗасыз калган өйләрне сүтеп алырга кирәк, югыйсә алар бөтен авылның йөзен бозып торалар. Җирлек башлыкларына авылларда чисталык урнаштыру буенча конкрет чаралар күрергә, бу эшне оештыруга депутатларны, полиция участок инспекторларын, мәктәп балаларын җәлеп итәргә кушылды.

Бишкә арттык

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч малай һәм ике кыз дөньяга килде.

Нарасыйлар барысы да гаиләдә беренче я икенче балалар.

Республика прокуроры кабул итә

Бүген район прокуратурасында Татарстан Республикасы Прокуроры Кафил Фәхразый улы Әмиров гражданнарны кабул итә.

Кабул итү көндезге сәгать 12 дә башлана.

Ясалма орлыкландыру - отышлы

Шәхси хуҗалыклардагы 1486 баш сыер быел ясалма орлыкландыру юлы белән каплатылган.

Бу халыктагы барлык сыерларның яртысы дигән сүз. Авыл кешеләре терлекләрне ясалма орлыкландыру ысулының отышлылыгына инана бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Прокуратура РФ