Эшмәкәрләр советының беренче утырышы
Күптән түгел генә оешкан эшмәкәрләр советы 11 июльдә беренче утырышын уздырды.
Утырыш эше белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Замир Зарипов җитәкчелек итте. Биредә эшмәкәрләрне борчыган мәсьәләләр каралды. Әйтик, күп эшмәкәрләрнең бүген юрист ярдәменә мохтаҗ булуы хакындагы җитди сүз булды. Совет үзләренә эшкә юрист алырга карар кылды.
Пензада Сабантуй үткәрәбез
Иртәгә әлкилеләр Пенза шәһәрендә Сабан туе үткәрүдә катнаша.
Спортчылардан, мәдәният хезмәткәрләреннән, эшмәкәрләрдән, авыл җирлекләре вәкилләреннән һәм район җитәкчеләреннән торган делегация бүген иртәдән Пензага юл тотты. Алар әлеге шәһәрдә яшәүче милләттәшләребезгә бәйрәмне оештырырга ярдәм итәчәк, концерт номерлары белән чыгыш ясаячак, спорт ярышлары һәм төрле уеннар уздырачак, дини товарлар, сувенирлар, татар телендәге китаплар тәкъдим итәчәк. Районыбыз вәкилләре Пензада милли бәйрәмебезне инде икенче мәртәбә үткәрә. Ә аңа кадәр Ярославль шәһәрендә, Чуаш Республикасының төрле шәһәр һәм районнарында Сабантуйларда катнаштык.
Кооператорларның һөнәри бәйрәме
Узган атнада районыбыз кооператорлары Кулланучылар кооперациясе көнен билгеләп үттеләр.
Кулланучылар җәмгыяте заманында халыкны азык-төлек, кием-салым, төзелеш материаллары, гомумән, барлык көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итеп торучы төп предприятие иде. Бүген кулланучылар базарында андый зур урын алып тормаса да, районыбызда "Әлки" кулланучылар җәмгыяте шактый уңышлы эшләп килә. Әлеге оешма белән Рамил Сәлахов җитәкчелек итә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кулланучылар җәмгыяте коллективы район җитәкчелегеннән һәм Татпотребсоюздан котлау телеграммалары алды. "Әлки" кулланучылар җәмгыяте бәйрәмне бөтен коллектив белән билгеләп үтте. Тантанада иң тырыш һәм уңган хезмәткәрләр бүләкләнде, шулай ук халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү турында эшлекле сөйләшү булды.
Яфрак азык хәзерләнә
Районда яшь маллар өчен яфрак азык хәзерләү дәвам итә.
Оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләрендәге коллективлар хезмәткәрләре ярдәме белән терлек комплексларына һәм фермаларга 18500 пар яфрак азык кайтарылды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге витаминнарга бай терлек азыгын хәзерләүдә район үзәк хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, ОСТО (ДОСААФ), хәрби комиссариат, суд приставлары коллективлары аеруча актив катнашканнар. Шул ук вакытта 40 нчы номерлы даруханә, Росгосстрах, Рассельхозбанк хезмәткәрләре әлегә кадәр яфрак азык хәзерләүгә керешмәгән.
Язылучылар отачак
«Татмедиа» ААЖ газета-журналларына (шул исәптән «Әлки хәбәрләре»нә дә) киләсе 2013 елның беренче яртыеллыгы өчен алдан язылу бара.
Алдан язылу 1 июльдән башланды. Язылу бәяләре искечә кала. Икенче яртыеллыкта коммуналь түләүләр һәм кайбер товарларга бәяләр артты. Шуңа газетабызга июль аенда элекке бәядән язылып куючылар отачак.
Бердәнбер
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.
Ул гаиләдә беренче бала.
Эшмәкәрләр игътибарына
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын субсидияләү программасы эшли башлау белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы кече һәм урта бизнес субъекларына дәүләт ярдәме программалары буенча күчмә киңәшмәләр оештыра.
Киңәшмәләрдә әлеге программаларда катнашу тәртибе аңлатылачак, шулай ук эшмәкәрләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар биреләчәк. Киңәшмә 16 июльдә район мәдәният йортында була, 13.00 сәгатьтә башлана. Өстәмә мәгълүматны район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә яки 8(84346) 2-17-36 телефоны буенча алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев