Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

17 майда бөтен дөньяда Халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көне билгеләп үтелде

17 майда бөтен дөньяда Халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көне билгеләп үтелде. Бу телефонның төп вазыйфасы - балаларның сөйләгәнен тыңлау, авыр хәлгә юлыккан малайларга һәм кызларга, аларның әти-әниләренә ярдәм итү. Балалар өчен ышаныч телефоны хезмәтендә махсус әзерлекле психологлар эшли. Алар авырлык кичергән кешегә, бу очракта балаларга үз-үзләрен аңларга, катлаулы хәлне...

17 майда бөтен дөньяда Халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көне билгеләп үтелде. Бу телефонның төп вазыйфасы - балаларның сөйләгәнен тыңлау, авыр хәлгә юлыккан малайларга һәм кызларга, аларның әти-әниләренә ярдәм итү.
Балалар өчен ышаныч телефоны хезмәтендә махсус әзерлекле психологлар эшли. Алар авырлык кичергән кешегә, бу очракта балаларга үз-үзләрен аңларга, катлаулы хәлне төрле яклап тикшереп, җайга салу юлын табарга булышалар.
Ышаныч телефонына һәркем шылтырата ала. Кешенең яше дә, милләте, физик һәм рухи хәләте нинди булуы да мөһим түгел. Бу телефонга шылтыратып, башкаларга әйтә, уртаклаша алмаган нәрсәләр турында сөйләшергә була. Бу телефонга исемеңне әйтмичә дә шылтырата аласың. Шылтыратучы үзе турында бернинди мәгълүмат бирмәскә хокуклы.
Тормышта авырлыклар да, катлаулы сораулар да бик күп. Теләсә нинди бала авыр хәлгә юлыгырга мөмкин. Мондый чакта иң мөһиме - син әйтергә теләгәнне ишетергә әзер кеше табу. Үсмерләрнең кәефе бик тиз үзгәрә, кыска гына вакыт эчендә ул шатлык-бәхеттән чарасызлыкка, өметсезлеккә бирелергә мөмкин. Шуңа күрә аңа кем беләндер сөйләшеп-киңәшләшеп алу гаять мөһим. Ышаныч телефонындагы белгеч аны төрле конфликтлардан, уйланылмаган гамәлләрдән саклап калырга мөмкин.
Ышаныч телефонына шылтырату бушлай, исемеңне әйтеп тору да кирәкми. Аның номеры - 8-800-2000-122.
фото zvst.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев