Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Гаилә фермалары субсидия ала

Районда төзелүче тугыз гаилә фермасына дәүләт субсидияләре кайтты.

Быел районыбызда 23 гаилә фермасы төзелеп килә. Төзелеш буенча документларын тапшырган 9 ферма хуҗасына биналар торгызуга киткән чыгымнарның 50 проценты күләмендә дәүләт субсидияләре кайтты. Алпар авыл җирлегендә төзелүче 5 гаилә фермасы да бу көннәрдә 500 мең һәм 250 мең сум күләмендә акча алачаклар.

Агачлар утыртыйк
6 октябрь республикабызда бердәм урман утырту көне дип игълан ителде.
Бу көнне һәм аңа кадәр дә районда агачлар утырту буенча масштаблы эш алып барылачак. Район үзәгендә, һәр авыл җирлегендә оешма-учреждениеләр, шәхси предприятиеләр территорияләрендә, урамнарда, паркларда, тыкрыкларда агачлар утыртылачак. Агач үсентеләрен урман хуҗалыкларында алырга мөмкин.

Безнең иң яхшы директор
Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова "Безнең иң яхшы директор" республика конкурсында җиңеп грантка ия булды.
Үткән уку елы нәтиҗәләре буенча бу конкурста районыбызның биш урта гомумбелем мәктәбе директоры катнашкан иде. Исегезгә төшерәбез: былтыр мондый бәйгедә Иске Матак урта мәктәбе җитәкчесе Мария Чванова грант отты.

Иртәгә өйрәнүләр үткәрелә
4 октябрьдә районыбызда гражданлык оборонасы буенча өйрәнүләр үткәреләчәк.
Әлеге чара дәүләт гражданлык оборонасы оешуга 80 ел тулуга багышлап бөтен Россия күләмендә уздырыла. Өйрәнүләрнең максаты - табигатьтәге һәм техноген характердагы хәвеф-хәтәрләргә әзерлекне тикшерү. Бу көнне авыл урамнарында сирена тавышлары яңгыраячак, теоретик һәм практик өйрәнүләр уздырылачак, эвакуация чаралары турында утырышлар үткәреләчәк, вакытлы эвакуация урыннары оештырылачак.

Очрашуда катнашалар
Бүген Казанда Татарстан ветераннары (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы төзелүгә 25 ел тулуга багышланган конференция үткәрелә.
Аның эшендә безнең район делегатлары Фаиз Шакиров, Лев Миндрюков. Нәфисә Гыйльметдинова, Рәхилә Хәбибуллина катнаша.

Кәләшләр атнасы
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике кыз
дөньяга килде.

ЗАГС бүлеге хәбәр итә
Сентябрь аенда районыбыз халкы яңа туган балалар хисабына 14 кешегә артты.
Узган айда 21 райондашыбыз бакыйлыкка күчте, 20 никах теркәлде, 5 пар аерылышты. Ә ел башыннан бирле районда 151 бала туды, 234 кеше үлде, 85 гаилә төзелде, 35 гаилә таркалды. Чагыштыру өчен: былтыр 9 айда 149 бала дөньяга килгән, 248 кеше мәңгелеккә күчкән, 104 пар никахлашкан, 32 гаилә аерылышкан.

Сайлап алу ярышлары булды
28 сентябрьдә "Алинә" спорт залында волейбол буенча Татарстан беренчелегендә катнашу өчен 1998-99 елларда туган егет-кызлар командалары арасында сайлап алу ярышлары үткәрелде.
Егетләр командалары арасында Түбән Әлки җыелма командасы беренче урынны яулады. II-III урыннарны Базарлы Матак һәм Борискино мәктәпләре бүлеште. Кызлар арасында җиңүгә Базарлы Матак урта мәктәбе лаек булды. (II урында шул ук мәктәптән икенче команда, III урында - Н.Дәүли исемендәге гимназия волейболчылары). Уеннар нәтиҗәләре буенча район җыелма командасы туплау өчен уенчылар сайлап алынды.

Пенсионерлар шахмат уйный
5 октябрьдә Балалар иҗаты йортында шашка һәм шахмат буенча пенсионерлар арасында ярышлар үткәреләчәк.
Анда җиңүчеләр республика пенсионерларының дүртенче турнирында катнашачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар 60 һәм 55 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны һәм хатын-кызларны ярыгта катнашырга чакыралар.

Көзге ярминкә үткәрелә
6 октябрьдә район үзәгендә көзге ярминкә үткәрелә.
Ярминкәдә төрледән-төрле авыл хуҗалыгы продукциясе: ит, сөт ризыклары, терлек азыгы, бөртек, бәрәңге, яшелчәләр һ.б сатылачак. Анда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, мәктәпләр үзләрендә җитештерелгән продукция белән сәүдә итәчәк.
Ярминкәгә чакырабыз сезне, хөрмәтле райондашлар! Үзебезгә кирәкле товарларны сатып алып, кышка запасланып калыйк. Ярминкә сәгать 9 да башлана.

Хроника
ТР Янгыннарга каршы федераль хезмәтенең Әлки районы буенча начальнигы итеп Вячеслав Шалдымов билгеләнде.
Вячеслав Васильевич 1973 елда туган, Мәскәү янгын куркынычсызлыгы институтын тәмамлаган. Безнең районга килгәнче ул Мамадыш районында профессиясе буенча эшләгән. Гаиләле, кызы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Семейная ферма