Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Әлки хәбәрләре” – ел лидеры

23 декабрьдә Казанда "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең 2014 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышта "Әлки хәбәрләре" район газетасы "Ел лидеры - 2014" дипломы белән бүләкләнде. Ел йомгакларына багышланган әлеге җыелышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты. Биредә республиканың ел дәвамында уңышлы эшләгән басмалары, электрон газеталар бүләкләнде. "Газетадагы үзгәрешләр...

23 декабрьдә Казанда "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең 2014 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышта "Әлки хәбәрләре" район газетасы "Ел лидеры - 2014" дипломы белән бүләкләнде.

Ел йомгакларына багышланган әлеге җыелышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты. Биредә республиканың ел дәвамында уңышлы эшләгән басмалары, электрон газеталар бүләкләнде. "Газетадагы үзгәрешләр өчен" номинациясендә "Әлки хәбәрләре" газетасы коллективының эше югары бәягә лаек дип табылды. Диплом белән бергә редакция журналистлар өчен иң кирәкле эш коралларының берсе - цифрлы диктофон белән бүләкләнде. Шундый ук дипломнарга тагын Минзәлә һәм Азнакай районнары газеталары лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев