Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районында машина җәяүлене бәрдергән

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясенең узган утырышында кеше үлеменә китергән юл-транспорт фаҗигасе сәбәпләре тикшерелде. 17 сәгать 40 минутта Базарлы Матак-Юхмачы автотрассасында "ВАЗ-2112" автомобиле Яңа Сихтермәдә яшәүче 1991 елгы ир-атны бәрдерә. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Руль артында 1987 елгы егет була, ул Мари-Эль республикасыннан. Автомобильне шул көнне генә...

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясенең узган утырышында кеше үлеменә китергән юл-транспорт фаҗигасе сәбәпләре тикшерелде.

17 сәгать 40 минутта Базарлы Матак-Юхмачы автотрассасында "ВАЗ-2112" автомобиле Яңа Сихтермәдә яшәүче 1991 елгы ир-атны бәрдерә. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә.

Руль артында 1987 елгы егет була, ул Мари-Эль республикасыннан. Автомобильне шул көнне генә сатып алган була. ЮХИДИ инспекторы Рәмзил Вәлиуллин әйтүенчә, әлеге юл участогында һәлакәт тудырырлык бернинди сәбәпләр булмый. Юл тигез, кардан чистартылган, борылышлар юк, күз күреме әйбәт. Автомобиль белән идарә итүче тизлекне сәгатенә 70 километрдан арттырмавын әйткән. Ул, җәяүле кинәт юлга чыкты, дип бара. Экспертиза нәтиҗәләре әлеге фаҗигадә гаеплеләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Ни кызганыч, үлгән ир-атның өч кечкенә баласы калган.

Утырышта комиссиянең 2015 елга эш планы тикшерелде һәм кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев