Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Җиңү бәйрәме белән котлау

Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан барлык әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин котлады.

"Олы ихтирамыбызга лаек ветераннарыбыз - яу кырларында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелүгә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре! Кадерле әби-бабаларыбыз! Хөрмәтле якташлар! Быел без 67 нче тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Бәйрәм көннәрендә без сугышлардан әйләнеп кайта алмаган бабаларыбызны, туганнарыбызны искә төшереп, алар өчен дога кылабыз.
Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтер. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын иде!" - диелгән җитәкче юллаган котлауда.

Башкалада булып кайттылар
5 майда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз, тыл хезмәтчәннәре, ирләре сугыш кырларында ятып калган толлар, ятимлек ачысын тоеп үскән олы яшьтәге абыйлар-апалар Татарстан Президенты белән очраштылар.
Безнең районнан әлеге очрашуга Яңа Баллыкүл авылыннан Габделбари Фәсих улы Фәсахов, Базарлы Матактан Исламетдин Сәлахетдин улы Шәйхетдинов, Зоя Григорьевна Горячева, Фаиз Вәгыйзь улы Шакиров, Ләйсән Биктимер кызы Фәйзуллина бардылар. Галиәсгар Камал исемендәге театр бинасында узган тантаналы җыелыштан һәм бәйрәм концертыннан соң ветераннар милли мәдәният үзәгендә булып ял иттеләр, чәй эчтеләр.

Бүләкләр, открыткалар
Бәйрәм алды көннәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ветераннар толларына, Венгрия вакыйгаларында катнашучыларга район башлыгының котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Җылы котлау сүзләре язылган открыткалар ветераннарыбызга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән дә килде.

9 май тантаналары
9 майда сәгать 10 да район үзәгендә Азат итүче солдат һәйкәле янындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналы митинг була.
Митингта Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын котлау һәм олылау, яуда һәлак булганнарны искә алу, үзешчән сәнгать осталары концерты булачак. 22.00 сәгатьтә Җиңү көне хөрмәтенә бәйрәм фейерверкы була.
Районның барлык авыл җирлекләрендә Җиңү көненә багышланган тантаналар үтәчәк.

Басулар чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртелә
Районыбыз басуларында чәчү эшләренең кызган чагы.
Хуҗалыкларда 28 мең 112 гектарда сабан культуралары, 11 мең 108 гектарда бөртекле-кузаклы культуралар, 3 мең 300 гектарда көнбагыш, 3 мең 700 гектарда кукуруз чәчелгән. Корткычларга каршы 205 гектар һәм чүп үләннәренә каршы 3100 гектар эшкәртелгән. Чәчү эшләре "Хузангай" кооперативында һәм "Көньяк Әлки" отрядларында аеруча актив алып барыла.

Медиклар спартакиадада
Апрель азагында районыбыз медицина хезмәткәрләренең 35 кешелек командасы традицион "Сәламәтлек-2012" спартакиадасында катнашты.
Ярышлар Нурлат шәһәрендә 7 район командасы арасында спортның алты төре буенча узды. Безнең медикларның ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары волейбол буенча, җиңел атлетика һәм аркан тарту бәйгеләрендә икенче урыннарны алдылар. Командалар арасында исә безнекеләр дүртенче булды.

ЗАГС бүлеге хәбәр итә
Апрель аенда районда 10 бала дөньяга килде.
Ә ел башыннан бирле туучылар хисабына район халкы 59 кешегә артты. 24 райондашыбыз исә узган айда бакыйлыкка күчте (ел башыннан - 106 кеше). Апрельдә район ЗАГС бүлегендә 7 парның никахы теркәлде, ел башыннан 26 пар өйләнеште. Дүрт айда 8 гаилә таркалды (апрельдә - 3). Чагыштыру өчен: былтыр апрельдә 15 бала, 4 айда 62 бала туган иде, 112 кеше үлде (апрельдә 37 кеше). Никахлар исә былтыр елның беренче дүрт аенда - 42, апрельдә -11, аерылышулар 4 айда - 11, апрельдә 2 булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 мая