Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Җирлек башлыклары бүләкләнде

Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Вәлиев, озак еллар Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Рифкать Ибраһимов һәм муниципаль район советының оештыру бүлеге начальнигы Ринат Зарипов Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров һәм Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов республика муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасына, ә Кошки авыл җирлеге башлыгы Эльфира Нуртдинова Рәхмәт хатына ия булдылар. Әлеге бүләкләрне район советының узган атнада булган утырышында республика Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина тапшырды.

Донор көннәре үткәрелә
29-30 майда район үзәк хастаханәсе базасында "Донор көне" үткәрелә.
Республика кан салу станциясенең күчмә пункты 8-16 сәгатьләрдә эшләячәк. Сәламәтлеге әйбәт, 18-55 яшьтәге һәр кеше донор була ала. Кан тапшыруга 48 сәгать кала алкогольле эчемлек, әче, тозлы һәм майлы ризык кулланырга ярамый. Донорларга, күмпе кан бирүенә карамастан, туклану өчен 300 сум акча бирелә. Һәр оешмага кан тапшыру графигы җиткереләчәк.
Донор көне быел кан рагы белән авыручы, пешү-имгәнүләрдән зыян күргән, катлаулы операцияләр кичергән балаларга, онкологик авыруларга ярдәм йөзеннән үткәрелә. Әлкилеләр дә бу эштә актив катнашсыннар иде.

Күп балалы гаиләләр арта
Үткән атнада туган балалар хисабына район халкы өч кешегә артты.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудырү бүлегендә ике малай, бер кыз дөньяга килде. Нарасыйларның икесе -гаиләләрендә бишенче балалар.

"Соңгы кыңгырау" да җитте
25 майда районның барлык мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булачак.
Бу көнне мәктәптә укучы барлык балалар өчен уку елының төгәлләнүен игълан итеп соңгы кыңгырау чыңлар. 122 егет һәм кыз өчен мәктәп кыңгыравы чын мәгънәсендә соңгы мәртәбә чыңлый - алар быел 11 нче сыйныфны тәмамлыйлар, димәк, мәктәп белән саубуллашалар. 264 укучы исә 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Бу укучылар өчен бүген "урак өсте" - аларны бердәм дәүләт имтиханнары һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе көтә.

"Айнык йөртүче" айлыгы бара
1 майдан 1 июньгә кадәр район территориясендә "Айнык йөртүче" айлыгы үткәрелә.
Әлеге айлык башланганнан бирле транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүче өч кеше административ җаваплылыкка тартылган. Түбән Әлморза авылыннан Р.Н.Низаметдинов, Хузангайдан А.В.Крылов, Базарлы Матактан Д.К.Кыямов, руль артына салмыш хәлдә утырып, үзләрен дә, әйләнә-тирәдәгеләрне дә куркыныч астына куйганнар. Район юлларындагы фото һәм видеофиксация приборлары соңгы бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 610 очрагын "теркәгән".

Зиратта янә өмә игълан ителә
25 майда Базарлы Матактагы православныйлар зиратын чистарту буенча шимбә өмәсе игълан ителә.
Узган шимбәдә әлеге зиратны чистарту, тәртипкә салу буенча өмә үтте. Әмма халыкның аз җыелуы, транспорт белән тәэмин итү начар булу нәтиҗәсендә башкарасы эшләр күп калды. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты янә өмә оештырып, транспорт, кран, мотопычкылар белән тәэмин итүне үз өстенә ала. Бу көнне инде православныйлар зираты чын-чынлап тәртипкә салыныр дип ышанасы килә. Өмәгә Базарлы Матакта яшәүчеләрнең көрәк, тырма, балта, себерке, пычкы, чалгы кебек эш кораллары белән килүләре кирәк. Шулай ук оешма-предприятиеләр дә әлеге изге эштән читтә калмас.

Авылга кино килә
Район кино учреждениесе яңа автомобильле булды.
Соңгы елларда район кино учреждениесе белән Фиргать Гайсин җитәкчелек итә башлагач, әлеге оешманың эше җанланып китте. Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен дә, мәктәп укучыларына да тематик фильмнар еш күрсәтелә. Олыларның да прокатка чыккан иң яңа нәфис фильмнарны карап бару мөмкинлеге бар хәзер. "Колос" кинотеатрында берничә тапкыр 3D фильмнары да күрсәтелде. Районда кино учреждениесенең эше җанлануын бәяләп, киләчәктә авылларга да чыгып фильмнар күрсәтү мөмкинлеге тудыру ниятеннән республикадан аларга өр-яңа "Пежо-партнер" йөк-пассажир автомобиле бирелде.
* * *
Бу атна дәвамында "Колос" кинотеатрында прокатка яңа чыккан "Легенда-17" нәфис фильмы күрсәтелә. Легендар хоккейчы Виталий Харламов турындагы бу фильмны көндез укучы балалар, кичен олылар карый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев