Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Җирлек башлыкларына грамоталар

Узган елда күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча районда зур күләмдә эш башкарылды.

Күчемсез милекне гади һәм кулай юл белән рәсмиләштерүдә халыкка "бакча амнистиясе" ярдәм итте. Иртәнге дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин физик затларның күчемсез милкен рәсмиләштерү эшен яхшы оештырган һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән авыл җирлекләре башлыкларына Мактау грамоталары тапшырды. Шундый бүләккә Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев, Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Хәрирә Әхмәдиева, Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Закирова һәм Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрапов лаек булды.

Президенттан Рәхмәт хаты
22 гыйнварда ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә 2012 ел эш нәтиҗәләренә багышлап коллегия утырышы үткәрелде.
Анда безнең район башкарма комитетының гражданлык халәте актларын теркәү бүлеге эше уңай бәяләнде, ә бүлек начальнигы Рузалия Сафинага "күпьеллык намуслы хезмәте һәм гражданлык халәте актларын дәүләт теркәве системасын үстерүгә керткән зур өлеше өчен" Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Якташыбыз - "Татар моңы" лауреаты
Түбән Әлки авылы егете Гобәйдуллин Илшат "Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсында лауреат исеменә һәм икенче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Илшат И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең дүртенче курсында укый, бер үк вакытта Казан технология университетында читтән торып югары белем ала, консерваториягә керү турында хыяллана. Егет төрле бәйгеләрдә катнашырга ярата, аларда еш кына җиңүләр яулый. Якташыбызның моңлы тавышына мөкиббән җыр сөючеләр Илшатның һәр җиңүен хуплап каршылыйлар. Түбән Әлки мәктәбендә укыганда ук инде ул "Йолдызлык" район конкурсында актив катнаша, аның зона этапларында җиңүгә ирешә иде.

Чаңгычылар уңышы
Укучыларның IХ республика спартакиадасы кысаларында чаңгы буенча Татарстан беренчелеге үткәрелде.
Анда районның Борискино, Иске Матак һәм Хузангай мәктәпләре укучыларыннан төзелгән җыелма командасы бишенче урынны яулады. Чаңгычыларны ярышларга тренерлар Виктор Сидоров, Алексей Медиков һәм Николай Ирдинкин әзерләде.

Боксчы кызлар да, каратэчылар да җиңә
Казан шәһәрендә үткән ачык ярышларда яшь каратэчыларыбыз кабат җиңү яулады: ике спортчыбыз чемпион исеменә лаек булды, ә бер кызыбыз өченче урын алды.
Әмма иң зур уңышка боксчы кызларыбыз иреште: Кукмарада үткән бокс буенча республика беренчелегендә Ильвина Гайнетдинова республика чемпионы булды, ә Аида Хәйруллина өченче нәтиҗә күрсәтте. Кызларның тренеры - Ленар Ситдыйков.

Алда ярышлар көтә
25 гыйнварда "Яшь имәннәр" лагере янында мәктәп укучыларының чаңгы буенча район ярышлары үткәрелә.
26 гыйнварда "Алинә" спорт залында укучылар һәм авыл яшьләре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе призына көрәш буенча районара ярышларда бил алышачак. 1 февральдә исә биредә өстәл теннисы ярышлары үтәчәк. 2 февральдә сугышчы-интернационалист Ирек Сөләйманов истәлегенә багышлап ир-егетләр командалары арасында районара волейбол турниры уздырыла.

«03» хәбәр итә
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" хезмәте 155 мөрәҗәгать буенча тәҗел медицина ярдәме күрсәткән.
"Ашыгыч ярдәм"гә 49 кеше - югары температура, 30 кеше - югары кан басымы, 6 кеше йөрәк-кан тамырлары авырулары сәбәпле мөрәҗәгать иткән.

Хроника
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең район бүлеге җитәкчесе итеп Альфред Зиннур улы Хөснетдинов билгеләнде.
Бүлекнең элеккеге җитәкчесе Л.С.Гаязова, башка эшкә күчүе сәбәпле, вазыйфаларыннан азат ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РТ