Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Җырчы белән очрашкандай булдык

Узган атнада татар халкының легендар җырчысы Әлфия Афзалова белән әлкилеләр "Колос" кинотеатрында "очрашты".

Дөресрәге, яраткан артистыбыз турында "Сагышлы моң" дигән фильмны карагач, күңелдә әнә шундый тойгы калды. Фильмның авторы, режиссеры, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР халык язучысы Рабит Батулла тамашачылар белән очрашуга үзе дә килгән иде. Бу чараны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең региональ бүлеге "Культура и время" федераль партия проекты кысаларында үткәрде.
Тамашачылар алдында башта район үзәк китапханәсе хезмәткәре Миләүшә Хәйдәрова чыгыш ясады, ул Рабит Батулланың иҗади хезмәте турында сөйләде. Ә инде зур кызыксыну белән фильмны караганнан соң әлкилеләр аксакал язучы белән эчкерсез әңгәмә кордылар. "Сагышлы моң" фильмы, аның ничек төшерелүе, Әлфия Афзалованың иҗаты һәм тормышы турында байтак сораулар булды. Рабит Батулла аларга җентекле җавап бирде.

Изгеләр чишмәсен төзекләндерүгә грант
Чуаш Кичүе авыл җирлеге "Лук Ойл" акционерлык җәмгыяте үткәргән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Изге чишмә" дигән проект белән катнаша.
Нәтиҗә сөенечле: проект "Экология" номинациясендә җиңеп чыга һәм 300 мең сумлык грантка ия була. Әлеге акчалар Чуаш Кичүе авылындагы чишмәне (халык телендә ул Изгеләр чишмәсе дип йөртелә) төзекләндерүгә тотылачак.

Өчкә арттык
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай һәм бер кыз дөньяга килде.
Иске Салман авылыннан Алсу Шәрәфетдинова өченче баласын - улын тапты.

Почтальоннарга - рәхмәт һәм бүләкләр
Матбугатка язылуны оештыруда элемтә бүлекчәләре җитәкчеләренең, почтальоннарның роле гаять зур.
Район газетасы редакциясе бу эшне зур җаваплылык белән башкаручы почта хезмәткәрләренә бик рәхмәтле. Соңгы вакытта без подписка чорында аеруча актив эшләүчеләрне бүләкләүне гадәткә керттек. 2012 елның беренче яртысы өчен "Әлки хәбәрләре"- нә язылуны әйбәт оештырган, бу эшне беренчеләрдән булып төгәлләгән һәм үзләренә җиткерелгән заданиеләрне арттырып үтәгән почта хезмәткәрләре дә редакциянең Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләренә лаек булды. Алар - Иске Камка элемтә бүлекчәсе почтальоны Сәлахова Гөлсинә Харис кызы, Чуаш Шәпкәсе элемтә бүлекчәсе начальнигы Ермолаев Петр Васильевич һәм Юхмачы элемтә бүлекчәсе почтальоны Леонтьева Ирина Евгеньевна. Җиңел булмаган хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар сезгә!
Почтальоннарның газетабызның һәр санын әбүнәчеләргә вакытында китереп җиткерүен телибез.


Алдан вәгъдә ителгәнчә, без район газетасына бу елның беренче яртыеллыгына язылган әбүнәчеләребез арасында призлар уйнаттык. Укучыларыбыз өчен бүләкләрне "Әлки хәбәрләре" газетасы редакциясе һәм район почта элемтәсе участогы әзерләде. Призлар уйнатуны без район почта элемтәсе участогыннан алынган әбүнәчеләр исемлекләре буенча башкардык. Анда бу яртыеллыкның алты аена да газетага язылган барлык укучыларыбыз катнаштырылды. Менә алар - призларга ия булган әбүнәчеләребез:

Александр Ермолаев, Татар Шәпкәсе авылы - "Тефаль" чәйнеге;
Абдулла Әхмәтшин, Иске Салман авылы - стена сәгате;
И.Карманаев, Югары Колчурино авылы - картина;
Галия Хәйретдинова, Чиябаш авылы - түбәтәй;
Рафик Фәтхетдинов, Югары Әлки авылы - өстәл лампасы;
Олег Пеняев, Иске Матак авылы - урын-җир комплекты;
Елизавета Курзаева, Борискино авылы - сөлге;
Әлфия Гайниева, Карамалы авылы - кәстрүлләр җыелмасы;
Фәнис Гәрәев, Төгәлбәй авылы - калькулятор;
Леонтьев, Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 102 - телефон аппараты.
Призлар откан әбүнәчеләребезне котлыйбыз һәм аларны редакциягә бүләкләрен алырга чакырабыз. Үзегез белән паспортыгыз һәм газетага язылу квитанциягез дә булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экология