Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Җырчыларны бәйге көтә

Үзешчән җырчылар өчен "Татар җыры-2012" район конкурсы үткәреләчәк. "Моңлы кыңгырау" номенациясендә 14-30 яшьтәге үзешчән җырчылар, вокаль ансамбльләр катнаша.

"Моң чишмәсе" номинациясе 31 яшьтән олырак үзешчәннәр өчен. Конкурсның беренче туры 15 мартта башлана, ул авылларда үтәчәк. Ә икенче туры 29 мартка билгеләнгән. Һәр җырчы ике җыр әзерли, берсе -татар халык җыры, икенчесе композитор иҗат иткән җыр.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләк биреләчәк.

Әниләргә бүләкләр
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның хәйрия фонды үзләре яисә тормыш иптәшләре "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятендә эшләүче күп балалы әниләргә бүләкләр таратты.
Сарык йоныннан сырылган җылы юрганнар йөздән артык хатын-кызларга бәйрәм бүләге булды.

Ике бәби
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай дөньяга килде.

Мәчет төзелешенә өлеш кертәләр
Базарлы Матакта төзеләчәк "Сөләйман" җәмигъ мәчете фондына үз өлешләрен кертүчеләр артканнан арта бара.
Мәчет төзелешенә биргән сәдакалар өчен районның баш мөхтәсибе Ислам Шәйхетдинов дога кыла. Соңгы вакытта төзелешкә үз өлешләрен кертүчеләрне атап үтәбез: Фердинат Дәүләтшин (25 мең сум), Йосыф Зарипов (10 мең), Динар Хәкимов (2 мең), Рәшит Билалов (1 мең), Миңлеәсхәт Сәгъдиев (1 мең), Азат Низамиев (1 мең), Айрат Низамов (1 мең), халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге (3300), район почта элемтәсе участогы (7791), Апак мәчете (1 мең). Әлеге мәгълүматларны мәчет төзелеше фонды җитәкчесе Йосыф Зарипов бирде.

"Алинә"гә бүләк
ТР Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Фоат Вәлиев "Алинә" универсаль спорт залына юа торган тузан суырткыч бүләк итте.
Бүләкне инде эштә кулланып та караганнар. Спорт залы хезмәткәрләре Фоат Вәлиевичка бик рәхмәтлеләр.

Кулланучылар хокукларын яклау көне
Иртәгә, 15 мартта, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.
Быел бу датаның үзенә күрә юбилее да. Кулланучыларның төп хокуклары беренче тапкыр моннан 50 ел элек игълан ителгән. Быел кулланучылар хокукларын яклау көне "Безнең акча, безнең хокуклар: финанс хезмәтләре базарында дөрес сайлау өчен" девизы астында уза. Менә 3 ел рәттән инде финанс хезмәтләре базарында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре актуальлеген җуймый. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе халыкның кулланучылар белемнәрен арттыру, кешеләрне кулланучылар закончалыгы мәсьәләләре буенча конфликтлы ситуацияләрне мөстәкыйль хәл итү күнекмәләренә өйрәтү юнәлешенлә актив эш алып бара. Кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан да шундый төрле чаралар үткәреләчәк.

Волейболчылар - өченче урында
10 мартта район җыелма командасы Алексеевск поселогында Г.Боровиков кубогына волейбол турнирында катнашты.
Ярымфиналда Алексеевск командасына оттырып, безнең җыелма өченче урынны алды. Турнирда гадел хөкемдарлык өчен безнең команда җитәкчесе Әнәс Вәлиев Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Хроника
ТР хәрби комиссариатының Әлки районы бүлеге начальнигы итеп В.П.Лаврентьев билгеләнде.
Виктор Павлович 1964 елның 24 гыйнварында Питрәчтә туган. Ул Балашиха хәрби очучылар әзерләү югары уку йортын, аннан Гагарин исемендәге хәрби һава академиясен тәмамлый, беренче класслы хәрби очучы-инструктор булып хезмәт итә. 2005 елдан Питрәч районы хәрби комиссары булып эшли.
В.П.Лаврентьев өйләнгән, ике бала атасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"