Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Гомер көзләрегез имин булсын

Муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин олы яшьтәге барлык әлкилеләрне 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан тәбрик итте.

"Сез, хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, лаеклы ялдагы апа-абыйлар, үз хезмәтегез белән илебез үсешенә зур өлеш керткән, ихтирамга лаек буын вәкилләре. Гомерегезне намуслы тырыш хезмәт белән үткәргәнегез, илебез бәйсезлеге өчен аусыз көрәшләрдә катнашканыгыз, киләчәк буынны тәрбияләп үстергәнегез өчен олы рәхмәт сезгә. Бүгенге мул һәм җитеш тормышыбызның нигезендә сезнең тырышлык, сабырлык, сезнең акыл һәм иҗат җимешләрегез ята. Инде гомер көзләренә килеп җитсәгез дә, сез әле актив тормыш белән яшисез, күбегез эшләвен дәвам итә, шәхси хуҗалык алып бара, оныклар үстерешә. Җәмгыятебезгә сездәге тәҗрибә, сабырлык, акыл һәрвакыт кирәк. Саулык-сәламәтлек, озын гомер телим сезгә. Гомерегезнең һәр көне имин һәм тыныч булсын иде", диелгән әлеге котлауда.

Әби-бабайларга махсус телефон
Республикада 1 октябрьдән «Игелекле телефон» хәйрия акциясе үткәрелә.
Бу акция кысаларында өйләренә килеп хезмәт күрсәтелүче өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарга кәрәзле телефоннар таратылачак. Әлеге телефоннарда махсус «Тревога кнопкасы» бар, ул бердәм дәүләт мәгълүмат системасы «ГЛОНАСС+112» аша ашыгыч ярдәм хезмәтләре белән тоташа.
Мондый телефоны әби-бабайлар кирәк булганда табибны, социаль хезмәткәрләрне чакырта, психологик ярдәм ала, көнкүреш проблемаларын хәл итә алачаклар.
Телефоннар бушлай бирелә. Алар безнең районда төрле оешмалар, учреждениеләр, хәйриячеләр ярдәме белән сатып алына. Махсус телефоннар ялгыз яшәүче кырыклап әби-бабайга тапшырылырга мөмкин.

Депутат ярдәмчеләре кабул итәчәк
1 октябрьдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйрулинның ярдәмчеләре районга килеп, шәхси мәсьәләләр буенча халыкны кабул итәчәк. Евгения Серебрякова һәм Ирина Волостнова район хакимияте бинасының (Крайнов ур., 54 нче йорт) өченче катында, (янкормада) "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе урнашкан бүлмәдә 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр әлкилеләрне көтәләр.

Агачлар утыртабыз
6 октябрьдә "Чиста урманнар" республикасы акциясе кысаларында район урман хуҗалыклары белән берлектә агачлар утырту буенча өмә үткәреләчәк.
Яшь агачлар утырту юлы белән авылларыбызны да ямьләндерергә, парклар булдырырга мөмкинлек бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: День пожилых людей