Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Халык театрының яңа спектакле

Үткән якшәмбедә район мәдәният йорты халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча эшләнгән "Син мине күрәсеңме?" музыкаль комедиясенең премьерасын күрсәтте.

Рольләрне мәдәният йорты хезмәткәрләре башкарды. Тамашачылар спектакльне бик яратып кабул иттеләр.

Язгы чакырылыш башланды
Язгы чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алуны оештыру өчен төзелгән чакыру комиссиясе 2 апрельдә үз эшен башлап җибәрде.
Комиссия үтәргә тиешле 200 дән артык егеткә повесткалар тапшырылды. Комиссия 10 апрельгә кадәр эшләячәк. Төшкә кадәр егетләр медицина тикшерүе үтәләр, ә төштән соң чакыру комиссиясе утырышы булып, анда һәр призывникның хәрби хезмәткә яраклылыгы турында карар чыгарыла.

Призывниклар үз хокукларын беләме?
20 апрельдә Базарлы Матакта "Призывникларның хокуклары" темасына заниятиеләр үткәрелә.
Әлеге занятиеләрне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе оештыра. Белгечләр армиягә чакырылучы егетләрнең хокуклары турында аңлатачак. Районыбызда узасы занятиеләрдә Аксубай, Алексеевск, Нурлат, Спас районнары вәкилләренең дә катнашуы көтелә.

Район Уставын сайттан карагыз
Районыбыз Уставы белән район сайтында танышырга була.
Әлки муниципаль районы Уставы 2009 елның 28 декабрендә кабул ителгән иде. 2010 елның 20 сентябрендә аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Уставны укып карарга телисез икән, ispolkom-alkeevo@ rambier.ru электрон адресы буенча район сайтына керегез.

Декларация кампаниясе дәвам итә.
2011 елда күчемсез милекен (торак йортлар, фатирлар, дачалар, җир участоклары, шулай ук аларда өлешләр һ.б.), транспорт чараларын һәм ким дигәндә өч ел буе гражданнарның мөлкәтендә булган бүтән милекне реализацияләгән кешеләрнең һәркайсы 3-НДФЛ декларациясе тапшырырга тиешләр. Декларацияне яшәү урынындагы салым инспекциясенә быелның 30 апреленә кадәр тапшыру зарур

Район советы утырышы була
10 апрельдә муниципаль район советының унөченче утырышы була.
Утырышта район Уставы проектын яңа редакциядә кабул итү турында, Базарлы Матак авылының генераль планын раслау турында һәм башка мәсьәләләр каралачак.
Утырыш район мәдәният йортында үткәрелә, башлана 9.00 сәгатьтә.

Суд приставлары кабул итә
14 апрельдә (шимбә) 8 дән 16 сәгатькә кадәр район халкын шәхси мәсьәләләр буенча суд приставлары кабул итәчәк.
Кабул итү суд приставларының эш бүлмәләрендә була (Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 109). Приставларга мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр сорауларын алдан язма рәвештә дә китерә алалар. Әмма алар кабул итүдә үзләре катнашырга тиешләр. Белешмәләр өчен тел.: 21-6-26, 20-6-74.

Язгы ташу чоры: электрдан хәвефсез файдаланыйк!
Район халкына мөрәҗәгать итеп үтенечебезне җиткерәбез: язгы ташу вакытында электрүткәргеч линияләр һәм трансформатор подстанцияләре янында аеруча сак булсагыз иде. Аларга 10 метрдан да якынрак килергә ярамый.
Электрүткәргеч линияләр баганаларын, электр подстанцияләрен астан ташу суы ашау куркынычы туса, кешеләргә электр тогы сугу белән бәйле хәвеф янаса, кичекмәстән Әлки район электр бүлү челтәрләренең диспетчерлык хезмәтенә шылтыратырга кирәк. Безнең телефоннар: 8(84346)20-1-05; 89173556052.
А.Кольчик,
Әлки район электр челтәрләре начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призыв