Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Халык тыңлаулары үткәрелә

29 ноябрьдә район мәдәният йортында 2013 елга һәм 2014, 2015 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары үткәрелә.

Районда яшәүчеләр бюджет проекты буенча үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен район советының оештыру бүлегенә түбәндәге адрес буенча юллый алалар: Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 58. Тел.: 21-7-57.
Район башкарма комитеты, 2013 елга һәм 2014, 2015 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты буенча халыктан кергән тәкъдимнәрне берләштереп, бюджет проектын район советына икенче укылышта карауга тапшырачак.

"Ачык ишекләр" көне үткәрделәр
"Росреестр"ның Татарстан буенча идарәсенең Әлки район бүлегендә ачык ишекләр көне үткәрелде.
Ул дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе төзелүгә 3 ел тулуга багышланган иде. Белгечләр Базарлы
Матак авыл җирлеге башкарма комитетына барып, күчемсез милеккә хокукларны теркәүгә кагылышлы сораулар буенча консультация үткәрделәр. Ә көннең икенче яртысында бүлектә "түгәрәк өстәл" булды - анысы ведомствоара электрон хезмәттәшлек мәсьләләренә багышланган иде.

Брошюралар тараттылар
Районның ЮХИДИ бүлекчтсе хезмәткәрләре Бөтенроссия "Балаларга - автокресло" социаль компаниясендә актив катнашып, төрле чаралар үткәрәләр.
Максатлары - балаларны автомобильдә махсус креслодан башка утыртып йөреп булмавына ата-аналарны да инандыру. 21 ноябрь иртәсендә Базарлы Матактагы "Каенкай" бакчасына балаларын китергән ата-аналарны юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары каршы алдылар. Алар бу юлы машиналарына автокресло куймаган шоферларны штрафка тартмадылар, ә файдалы киңәшләр бастырылган брощюралар тараттылар, балаларны махсус утыргычта йөртмәгән кешеләргә моның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңлаттылар.


Кыш бабай котласын өчен
Почта бүлекчәләренә килеп "Кыш бабайдан котлау" га заказ бирергә була. Котлау хатына исемлектә тәкъдим ителгән бүләкләр арасыннан сайлап күчтәнәч тә өстәргә мөмкин. Адресатына бүләкне исә почта бүлекчәсендә Кыш бабай белән Кар кызы тапшырачак. Шундый күңелле һәм көтелмәгән ысул белән читтә яшәүче туганнарның да исләрен китәреп, шатландырырга була.

Малайларга туп кына булсын!
Иске Матак урта мәктәбенең яшь футболистлар командасы (1997-98 нче елларда туган малайлар) мини-футбол буенча зона ярышларында катнашып, 9 команда арасында өченче урынны алып кайттылар. Команданы тренер Михаил Леонтьев, аның ярдәмчесе Валерий Матюшкин әзерләделәр. Әлеге ярышлар "Мәктәпләргә - мини-футбол!" дип аталган бөтенроссия проекты кысаларында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИБДД