Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Хәйрия фондыннан уенчыклар

Чуаш Борнаендагы "Каенкай" балалар бакчасына РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның хәйрия фонды уенчыклар бүләк итте.

Аларны фонд вәкиле Галина Новикова китереп бирде. Уенчыклар арасында балалар аеруча ярата торган йомшак аю-куяннар, матур курчаклар, шулай ук спорт уеннары, акылны үстерүгә ярдәм итүче әсбаплар да бар. Бакчага йөрүче балаларның әти-әниләре, "Каенкай" мөдире Галина Власова мондый зур бүләк өчен депутатка рәхмәт әйттеләр.

Коррупциягә каршы комиссия утырышы
Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыру буенча район даими комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Утырышта район муниципаль хезмәткәрләренең, аларның тормыш иптәшләренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәтләре һәм милек характерындагы бурычлары турындагы белешмәләрне тутыру тәртибе каралды. Комиссия әгъзалары шулай ук районның муниципаль милкен файдалануның законлыгын тикшерү йомгаклары, район ихтыяҗлары өчен товарлар кайтару, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүгә заказларга контрольнең ничек тормышка ашырылуы мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Комиссия утырышын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин алып барды.

Сәламәт яшәү рәвешенә өндиләр
Казанда "Сәламәтлек" мәктәп театрларының сигезенче республика конкурсы булып үтте.
Конкурста укучылар театр коллективлары әзерләп күрсәткән һәм видеога төшереп җибәрелгән эшләр катнашты. Нәтиҗәдә 95 эш арасыннан Юхмачы һәм Югары Әлморза мәктәпләренең театр коллективлары чыгышлары иң яхшылар дип табылып, беренче урыннарны алдылар. Ә Базарлы Матак мәктәбе лауреат исеменә лаек булды. Мәктәп театрлары чыгышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.

Бәйгедә катнашыгыз
2-20 апрельдә Әлмәт шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар ясаган әйберләр конкурс-күргәзмәсе үткәрелә.
"Мин дә синең кебек үк" исеме астында узасы әлеге республика конкурсына инвалид балаларның индивидуаль һәм коллектив эшләре кабул ителә. Бәйгедә 7-18 яшьләрдәге балалар катнаша ала. Конкурс-күргәзмәнең күздә тотылган тематикасы - "Әкият иле" (уенчыклар һәм әкият персонажлары дөньясы). Конкурска бәйләгән уенчыклар, чигелгән, кәгазьдән, агачтан эшләнгән әйберләр, панно һ.б. кабул ителә. Иң яхшы эшләнмәләрнең авторларын бүләкләр көтә. Районыбыздагы балалар да әлеге бәйгедә катнашсын иде.

Иң яхшы отряд ачыкланды
21 мартта балалар иҗат йортында район мәктәпләренең хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында бәйге үткәрелде.
Сигез мәктәп катнашкан әлеге ярышта беренче урынны Н.Дәүли исемендәге гимназия отряды яулады. Түбән Әлки мәктәбе - икенче, Базарлы Матак мәктәбе өченче урынны алдылар. Җиңүчеләргә кубок, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Березка"