Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Хезмәтләрен хөрмәтләп

"Восток Зернопродукт" ЯАҖ нең бер төркем хезмәтчәннәре - җитәкченең эксплуатация буенча урынбасары Фәнил Нотфуллин, токарь Роберт Галиуллин, отряд начальнигы Илгиз Җәббаров, баш инженер Миншакир Хәмитов республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

"Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ "Карга" теклекчелек комплексы бозау караучысы Лариса Чуманова, өлкән ветеринария табибы Рафик Кәримов, "Нәсел эше" ҖЧҖ "Әлки" фермасы мөдире Лилия Хөсәенова, "Восток Зернопродукт" ЯАҖ механизаторы Ришат Маннапов, "Нәсел эше" ҖЧҖ механизаторы Сәмигулла Шәйдуллин (Бибай Чаллысы), ферма мөдире Минзакир Шәяхмәтов (Югары Әлморза), "Юхмачы" терлекчелек комплексы смена начальнигы Жанна Трофимова, "Көнчыгыш Әлки" ҖЧҖ өлкән икътисадчысы Сәрия Низамова, "Хузангай" АХҖК механизаторы Илгиз Гыйниятов, баш бухгалтеры Елена Юманова, тегермән операторы Владимир Смирнов, "Яшь көч" ҖЧҖ бозау караучысы Флюра Шәфикова, "Түбән Кәчи" ҖЧҖ механизаторы Сәет Сабиров республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Якташыбыз китабы
Татар Борнае авылында туып-үскән якташыбыз, тарихчы Дамир Галимҗановның "Шамил Агатюрк" исемле китабы дөнья күрде.
Әлеге китапны Дамир Рәшитович улы Әмир белән берлектә эшләп нәшер иткән. Китап озак еллар Г. Камал исемендәге академия театры директоры булган Шамил Закиров истәлегенә багышлана. Анда якташыбыз Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллинаның да истәлек-хатирәләре урын алган.

Төзүчеләргә кызу чор
"Строитель и К" оешмасы төзелеш объектларын киңәйтә бара.
Төзүчеләр бригадалары хәзер Хлебодаровка авылында фельдшер-акушерлык пункты, Хурадада мәдәният йорты салу, Борискинода мәктәпкә капиталь ремонт ясау белән мәшгуль. Шулай ук район авылларында 3 сугыш ветеранының тол хатынына өйләр төзү хәстәре күрелә. Күптән түгел әлеге оешма төзүчеләре Иске Чаллыда ФАП корып файдалануга тапшырдылар, ятим 3 балага барлык уңайлыклары булган йортлар салып бирделәр.

Саубуллашыр чак җитте
Киләсе атнада мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре узачак.
Дулкынланып көткән бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Тугызынчылар да дәүләт йомгаклау аттестациясе сынауларын биреп бетерделәр. 25 июньнән атна азагына кадәр мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре үтә. Быел районыбызда 122 егет һәм кыз 11 сыйныфны тәмамлады. 264 укучы исә 9 сыйныфны тәмамлый.

Бер генә
Үткән атнада яңа туган сабыйлар хисабына район халкы бер генә кешегә артты.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде. Ул - Иске Матак авылыннан Елена Яшинаның дүртенче баласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев