Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Хузангай-Сихтермә мәктәбендә Педер Хузангайның тууына 108 ел тулуны билгеләп үттеләр

gov.cap.ru Хузангай-Сихтермә мәктәбендә якташлары, күренекле шагыйрь Педер Хузангайның тууына 108 ел тулуны билгеләп үттеләр. Башта 5-7 нче сыйныф укучылары шагыйрь музеенда булып, аның иҗаты һәм тормыш юлы турында кызыклы лекция тыңладылар, экспонатлар белән таныштылар. Музей директоры Олег Мурзин укучылар арасында викторина үткәрде, җиңүчеләрне бүләкләде. Аннары мәктәпнең барлык укучылары катнашында "Хузангай-фронтовик...

gov.cap.ru

Хузангай-Сихтермә мәктәбендә якташлары, күренекле шагыйрь Педер Хузангайның тууына 108 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Башта 5-7 нче сыйныф укучылары шагыйрь музеенда булып, аның иҗаты һәм тормыш юлы турында кызыклы лекция тыңладылар, экспонатлар белән таныштылар. Музей директоры Олег Мурзин укучылар арасында викторина үткәрде, җиңүчеләрне бүләкләде.

Аннары мәктәпнең барлык укучылары катнашында "Хузангай-фронтовик шагыйрь" дигән чара үткәрелде. Анда катнашучылар Педер Хузангайның Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән иҗаты хакында сөйләштеләр, шигырьләрен укыдылар. Соңыннан укучылар арасында уздырылган нәфис сүз осталыгы һәм рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясалды. Шагыйрь көненә багышлап китаплар күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев