Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Илдә татулык, тынычлык булсын

Алда торган бәйрәмнәр белән районның барлык халкын муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрикләде. Әлеге котлауда болай дип әйтелгән:

"Илебездә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне, ә Татарстанда 6 ноябрьдә республика Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнәр Россия һәм Татарстан дәүләтчелеге, мәмләкәтебезнең чикләре, барлык халыкларның гражданлык хокуклары кагылгысызлыгы өчен, һәммәбезнең тыныч, имин тормышы өчен мөһим булган вакыйгалар хөрмәтенә үткәрелә. Аларда тарихи һәм сәяси яктан тирән мәгънә ята. Илебез халкына күп гасырлык тарихында үз бәйсезлеген, туган җиренең кагылгысызлыгын яклап бик күп тапкырлар сугышырга, миллионлаган корбаннар биреп, тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтеп көрәшергә туры килгән. Һәм Россия халкы туган иленең бер генә карышын да дошманга бирмәгән. Илебез, республикабыз казанышларында безнең төбәк ул-кызларының да бик зур өлеше бар, без сугыш һәм хезмәт фронтларында уңышлар яулаган, халкыбызның мәгарифен, мәдәниятын үстерүгә бөтен сәләтен багышлаган якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Хөрмәтле райондашлар! Алда торган олы бәйрәмнәр белән котлыйм сезне. Һәр гаиләгә иминлек һәм муллык, һәрберебезгә уңышлар, исәнлек, бәхет телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев