Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Иминлекне тәэмин итү – мөһим бурыч

23 апрельдә террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Утырышны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин алып барды. Алда торган май бәйрәмнәрендә, гомумән, көндәлек тормышта халыкның имин, тыныч яшәвен тәэмин итү буенча районның берничә службасының башкарган эшләре, алда торган бурычлары бәян ителде. Террорчылыкка каршы эшне оештыру буенча фикерләре белән район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Әгъләм Тукмаков, мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова, район мәдәният йорты директоры Азат Шәһиев уртаклаштылар. Райондагы һәр служба һәм коллектив алдына иминлекне тәэмин итү юнәлешендә конкрет бурычлар куелды.

Агач утырталар
"Әлки урманчылыгы" дәүләт бюджет учреждениесе урман утырту белән мәшгуль.
План нигезендә быелгы язда учреждение 47 гектар мәйданда агачлар утыртырга тиеш. План әлегә 50 процентка үтәлгән. Комлы җирләргә башлыча ылыслы агач, калган мәйданнарга имән корычагач белән катыштырып утыртыла. Урманчылар агач утырту эшләрен срогында башкару өчен тырышалар.

Кэкусинкай-каратэ бәйгесе
19 апрельдә "Алинә" универсаль спорт залында 1994-2002 елгы малайлар һәм кызлар арасында кэкусинкай-каратэ ярышлары булды.
Бәйгедә, безнең спортчылардан тыш, халыкара кэкусикай-каратэ ассоциациясе вице-президенты Юрий Белов җитәкчелегендә Казаннан да яшь каратэчылар катнашты. Җиңүчеләр грамоталар, медальләр, акчалата призлар белән бүләкләнде. Аеруча яхшы әзерлекле берничә спортчыбызга таныкнамәләр һәм сертификатлар да тапшырылды.

Өченче урынны алдылар
22 апрельдә мини-футбол буенча район җыелма командасы Аксубай районы беренчелеге ярышларында катнашты.
Безнең яшь футболчылар (2000-2002 елгы) республиканың 6 районы командасы арасында өченче урынны алды.

Берсе дә урынсыз калмады
Үткән атнада Мамадышта инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеге булып үтте.
Анда безнең район командасы да катнашты. Нәтиҗәләр канәгатьләнерлек: Әнвәр Галимов икенче урынны алды, Илшат Фәхриев белән Фәнис Низамов өченче призлы урында, Әнәс Вәлиев - дүртенче. Җиңүчеләр грамота белән бүләкләнделәр.

Мошенниклардан сакланыгыз!
Район полиция хезмәткәрләре әлкилеләрне, аеруча пенсионерларны уяу булырга, мошенниклар тозагына эләгүдән сакланырга өндиләр.
Күрше төбәкләрдә булган хәлләр безгә дә итәк-чабуны җыеп йөрергә кирәклеген искәртә. Апрель башларында Ижевск шәһәрендә пенсионерларның мошенниклардан алдануның ике очрагы теркәлгән. Өлкәннәрне кер юу машинасы һәм "Магнит" кибетләрендә зур ташламалы пластик карта оттыгыз, дип алдаганнар. Ә Саранскида матбугат басмаларында белдерүләр урнаштырып кредитлар бирү белән бәйле мошенниклык фактлары булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"