Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Иң яхшы милиция ветераннары оешмасы – бездә

Район эчке эшләр бүлеге ветераннар оешмасы узган елгы эшчәнлеге буенча авыл районнары арасында беренче урынга лаек булды.

Ветераннар оешмалары эшчәнлегенә ел буе үткәрелгән чараларга (спорт ярышлары, очрашулар, кичәләр һ.б) карап бәя бирелә. Үткән атнада Казанда
"Иң яхшы ветераннар оешмасы" бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Районыбызның милиция ветераннары оешмасы рәисе Зиннур Гатауллинга анда Диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Балалар өлкәннәрне өйрәтә
1 марттан районыбыз мәктәпләре укучылары "IТ-чемпион" республика бәйгесенә кушылдылар.
Республиканың Мәгариф һәм фән һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары оештырган әлеге бәйгедә бездә бүген 6-11 сыйныфларда укучы 141 малай һәм кыз катнаша. Конкурс шартлары нигезендә, балалар өлкәннәргә Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы турында сөйлиләр, Шәхси кабинетлардан файдаланырга һәм электрон хезмәтләр өчен түләргә өйрәтәләр. Бәйге нәтиҗәләре ай саен барлап торыла. Ә конкурска йомгак квартал саен ясалачак.

Ике малай
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай дөньяга килде.
Алар икесе дә гаиләдә беренче балалар.

Безнекеләр һәрвакыттагыча алда
Теннис буенча инвалидлар арасында үткәрелгән Татарстан чемпионатында районыбыз командасы бик әйбәт чыгыш ясады.
Бөгелмәдә узган әлеге бәйгедә бездән тренерлары Фәсахов Каюм җитәкчелегендә 7 кешелек команда катнашты. Кыш буе "Алинә" спорт залында күнегүләр үткән теннисчыларыбыз сынатмады. Иске Матактан Галина Исаева ике уенда рәттән җиңеп, I урынны яулады. Фәхриев Илшатка II урынны алу өчен 5 көндәше белән көч сынашырга туры килде. Низамов Фәнис тә, шундый ук юл үтеп, III урынга чыкты. Аның иптәшләре Вәлиев Әнәс белән Галимов Әнвәр дә - призлы урыннарда. Бөтен күрсәткечләр буенча безнең команда шулай ук алдынгы урынга исәп тота ала (әлегә нәтиҗәләр ясалмаган).
Майда инвалидлар арасында мылтыктан ату һәм коляскада утырып туп куу буенча республика ярышлары үткәреләчәк. Хәзер район командасы шуңа әзерләнә.

Фестивальдә катнашыгыз!
Быел Санкт-Петербургта "Табуретка" исеме астында балалар театр-поэзия иҗатының Өченче Бөтенроссия фестивале була.
Бу фестиваль Россиядәге барлык балалар театр студияләренә үз спектакльләрен Санкт-Петербургта зур сәхнәдә күрсәтү мөмкинлеге бирә. Анда теләсә нинди юнәлештәге (музыка, драма, курчак театрлары һ.б.) балалар һәм үсмерләр (17 яшькәчә) театр коллективлары катнаша ала. Фестивальдә катнашу бушлай. Фестивальнең сайлап алу турына заявкалар 2013 елның 1 мартыннан 31 маена кадәр кабул ителә. Фестиваль регламенты һәм заявка формасы фестивальнең рәсми сайтында - http://taburerkafest.ru/ - урнаштырылган.

Кечкенәдән шигырь яратсыннар
Базарлы Матакның "Каенкай" балалар бакчасында шигырь укучылар бәйгесе булды.
Һәр төркемнән бишәр иң оста шигырь сөйләүче сайлап алынды. Бәйгедә барысы 40 бала катнашты. Алар татар һәм рус телләрендәге шигырьләрне бик тырышып ятлап, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Татарча шигырьләр бәйгесе Габдулла Тукай иҗатына багышланды, балалар нигездә аның әсәрләрен укыдылар. Иң сәнгатьле сөйләүчеләр җиңүчеләр дип табылды. Бәйгедә катнашкан һәр бала татлы призлар белән бүләкләнде.

Комсыз ут бернәрсәне дә кызганмый
Атнаның соңгы ике көнендә районда берничә янгын булды.
20 апрельдә Татар Мулла авылында каралты-куралары белән торак йорт янып бетә (янәшәсендә кеше яшәми торган тагын ике йортны да "ялмап" ала дәһшәтле ут). 21 апрельдә Базарлы Матакта торак йортта ут чыгып, түбәгә шактый зыян салырга өлгерә.
ТР буенча Федераль янгын хезмәтенең 105 нче янгын часте кисәтә: бакча-урамнарны, юл буйларын, посадкаларны, йорт тирәләрен чистарту нәтиҗәсендә җыелган чүп-чарны яндырганда тиешле саклык чаралары күрелергә тиеш. Ягылган учакларны караучысыз калдыру зур бәлага китерергә мөмкин. Ут бернәрсәне дә кызганмый, аның белән бик сак эш итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев