Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Иң оста җырчылар ачыкланды

29 мартта "Татар җыры-2012" район бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

Бәйгенең беренче туры 15-25 март көннәрендә район авылларында үткәрелде. Анда сайлап алынган иң талантлы һәм оста җырчылар - барысы 15 кеше - икенче турда ярышты. Конкурс шартлары буенча һәр катнашучы ике җыр - татар халык җыры һәм композиторлар иҗат иткән әсәр - башкарды. Җырчыларга бәя биргәндә жюри аларның башкару осталыгын һәм артистлык сәләтен, сәхнә культурасын исәпкә алды. 31 яшьтән олырак башкаручылар ("Моң чишмәсе" номинациясе) арасында беренче урын Асия Галәветдиновага (Түбән Әлки), икенче урын - Илшат Гатауллинга (Иске Әнҗерә), өченче урын - Туйбикә Сираевага (Үргәгар) бирелде. 14-30 яшьтәге үзешчән җырчылар ("Моңлы кыңгырау" номинациясе) арасында беренчелекне Базарлы Матактан Гөлия Яруллина яулады. Икенче - Илзидә Әхмәтова (Базарлы Матак), өченче -Рифат Садыйков (Базарлы Матак). Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелде.

Өйләнешүчеләр кимегән
Быелның өч аенда районда 49 бала туган.
Бу үткән елның шул чорындагыдан ике балага күбрәк. Ел башыннан бирле 82 кеше якты дөньядан киткән (үткән елда 75 кеше). Районның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре быел 19 никах (былтыр 31 бүлган) һәм 5 аерылышу (былтыр 9) теркәгәннәр.

Безнеке - иң яхшысы
Район ЗАГС бүлеге мөдире Рузалия Сафина Алексеевскида үткән профессиональ бәйгедә беренче урынны алды.
Гражданлык халәте актларын тантаналы теркәү церемонияләрен иң яхшы алып баручыны ачыклауга багышланган зона бәйгесендә тугыз районның ЗАГС хезмәткәрләре катнашты. Рузалия Габдразак кызы коллегалары арасында иң остасы дип табылды һәм беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Дүрт бәби
Үткән атнада яңа туган балалар хисабына районыбыз халкы дүрт кешегә артты.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 3 малай һәм бер кыз дөньяга килде.

Нәни гүзәлләр ярыша
2 апрельдә балалар иҗат йортында "Нәни мисс-2012" бәйгесенең район туры булды.
Бәйгенең куст турлары Алпар, Юхмачы, Яңа Салман, Хузангай һәм Базарлы Матак мәктәпләрендә үткәрелгән иде. Һәр кусттан 5-12 яшьләрдәге 5-10 кыз сайланып, район турында 30 нәни гүзәл катнашты. Аларның 16 сы 6 апрельдә финал бәйгесендә ярышачак.

Архивка керсә югалмас
Муниципаль архивта тупланган документлар әйбәт саклансын өчен үткән елда махсус тартмалар кайтарыла башлаган.
Хәзерге вакытта барлык документларның өчтән бере шул тартмаларга урнаштырылган. Бүгенге көндә архив бүлегендә 22829 саклау берәмлеге теркәлгән. Аларның 16639 ы - идарә итү документлары, 49 ы - шәхси чыганаклардан, 44 е - фотодокументлар. Үткән елда архивта саклау өчен 355 берәмлек документ кабул ителгән.
Төрле белешмәләр сорап архивка мөрәҗәгать итүчеләр дә аз түгел. Кешеләрне күбрәк пенсия билгеләүгә кагылышлы мәгълүматлар кызыксындыра.

Көтелмәгән бәйрәм булды
Үткән җомгада район ветераннар оешмасы җитәкчесе Каюм Фәсахов инициативасы белән бер төркем үзешчәннәр Юхмачыдагы өлкәннәр интернат-йортына барып концерт куйганнар. Алексей Федонин, Радик Вәлиев, Алексеевск агрокөллияте филиалы укучылары Илзидә Әхмәтова һәм Рифат Садыйков рус һәм татар телләрендә җырлап, биеп интернатта яшәүчеләрнең күңелләрен күтәргәннәр. Үзешчәннәргә өлкәннәр Наталья Ижукова һәм Тамара Сапожникова да кушылып киткән. Шулай итеп, көтелмәгән концерт күңелле бәйрәмгә әйләнгән.

Гигиена таләпләре үтәләме?
"Роспотребнадзор" ның Татарстан идарәсенең Нурлат районында һәм Нурлат шәһәрендәге бүлеге хезмәткәрләре эш планы нигезендә берничә балалар бакчасын тикшерделәр.
Яңа Салман һәм Иске Матак авыллары, Базарлы Матакның "Ромашка" балалар бакчаларындагы санитария-гигиена таләпләренең үтәлешен (сабыйларны ашату шартлары, укыту-өйрәтү процессының ничек оештырылуы, бинаның нинди хәлдә булуы һәм ничек җыештырылуы һ.б.) тикшереп, җитешсезлекләрне ачыкладылар һәм аларны бетерү өчен вакыт билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС