Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Иң шәп төзүчеләр бездә

"Строитель и К" ҖЧҖ ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының беренче дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.

Министрлыкта узган елда төзелеш эшләрен уңышлы алып барган предприятиеләрне бүләкләү тантанасы була. Бүләкләнүчеләр арасында районыбызның "Строитель и К" төзелеш оешмасы (җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин) дә бар. Әлеге коллектив төзүчеләре "Авыл клублары" республика программасы буенча салынган иң әйбәт мәдәният объекты конкурсында җиңүче дип табылган. Бу югары бәягә төзүчеләребез узган ел Әхмәт авылында күп функцияле үзәкне яхшы сыйфатлы итеп сафка бастырулары өчен ирешкән.

Ашлама ташыйлар
Бу көннәрдә "КШ-Агро" ААҖ хуҗалыклары һәм "Хузангай" кооперативы хезмәтчәннәре Нурлат тимер юл станциясеннән ашлама ташый.
Татарстан бюджетыннан яңа уңыш өчен ашлама быел чәчү мәйданына һәм тапшырылган сөт күләменә карап бирелә. "Хузангай" үзенә тиешле 300 тоннадан артык ашламаны алып кайтып бетерә инде. "КШ-Агро" отрядлары 1,5 мең тоннадан артык аммиак селитрасы ташып куячак. Район хуҗалыкларына тагын республика бюджетыннан 1 мең тонна минераль ашлама бирү каралган.

Технологлар белемнәрен арттыра
Түбән Әлки авыл җирлеге базасында терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары өчен семинар-уку үткәрелде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырган әлеге чарада Чистай нәсел эше предприятиесе белгечләре - баш ветеринария табибы Илгизәр Сафиуллин һәм технолог Роберт Хәмәтшин бай эчтәлекле дәресләр үткәрделәр. Семинарда теория практика белән бәйләп алып барылды, дәресләрдә иң заманча технологияләр кулланылды. Югары Әлморза авылында 33 ел инде терлекләрне ясалма орлыкландыручы булып эшләүче Рәхим Гатыйпов киңәшләрен дә яшь белгечләр бик игътибар белән тыңладылар. Көн дәвамында уку-өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләрне һәм шартларны тудырган Түбән Әлки авыл җирлеге җитәкчелегенә (җирлек башлыгы Мансур Галиуллин) семинарда катнашучылар бик рәхмәтле булдылар.

Кагыйдә бозу кесәгә суга
Фотовидеофиксация җайланмалары һәр атнада районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 500дән артык автомобильне теркәп бара.
Район юлларына фотовидеофиксация җиһазлары куелганга инде шактый вакыт үтте. Әмма транспорт йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозуны элеккечә дәвам итәләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга "бәхет хатлары" күбрәк тизлекне арттырган өчен юллана.

Бер бөртек
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

Прокурор урынбасары кабул итә
4 апрельдә район хакимияте бинасында ТР прокуроры урынбасары Галимов Газинур Сабирҗан улы гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итү 10.00 сәгатьтә башлана.

"Парклар маршы" кабат башланды
29 мартта "Парклар маршы-2013" Халыкара табигатьне саклау акциясе старт алды.
Бөтен Россия күләмендә узучы әлеге акция быел "Тыюлык табигатен ышанычлы саклыйк" девизы астында үтә. Акциянең максаты - аерым сак астында булган табигать почмакларының экологик әһәмиятенә җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, әлеге территорияләргә ярдәм күрсәтү, яшьләрдә табигатькә мәхәббәт, сак мөнәсәбәт тәрбияләү. Узган еллардагы кебек үк, Спас районында урнашкан "Спас" дәүләт табигать заказнигы акция кысаларында балалар рәсемнәренә һәм иҗади эшләренә, фоторәсемнәргә конкурслар игълан итә. Районыбыз мәктәпләре укучылары "Парклар маршы" акциясе бәйгеләрендә елның-елында катнашалар. Безнең балаларның эшләре иң әйбәтләр рәтенә кереп, "Урман дозоры" җыентыкларында да файдаланылды. Быел да яшьләребез акциядә актив катнашсын иде.

Пенсионерлар Спартакиадасы
6 апрельдә "Алинә" универсаль спорт залында район пенсионерлары Спартакиадасы ярышлары була.
Пенсионерлар Спартакиадасы быел Казанда узачак 27 нче Җәйге Универсиадага багышлап үткәрелә. Җиңел атлетика, дартс, өстәл теннисы, гомуми физик әзерлек ярышларында 55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 60 яшьтән узган ир-атлар катнаша. Бәйгегә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Строитель и К"