“Йортлар сыйфатлы һәм уңайлы булсын”
РФ Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турындагы Указы нигезендә районыбызда 333 ветеран гаиләсе яңа тораклы булды. Ветераннар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен йортлар төзү дәвам итә. Ел ахырына кадәр тагын 6 ветеранның тол хатыны яңа өйләргә керәчәк. Әлеге йортларны "Строитель и К" ҖЧҖ төзелеш бригадалары сала.
Югарыда аталган Указ 2008 елның маенда көченә кергәннән бирле Иске Матак авыл җирлегендә 8 ветеран гаиләсе инде яңа торакка ия булды. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Мария Гуляева да тиздән яңа өйгә күчәчәк. Аның өчен йортны "Строитель и К" ҖЧҖ нең Илнур Гәрәев җитәкчелегендәге бригадасы төзи. Төзү эшләре быел язын башланган иде, төзүчеләр өйне август азагына өлгертергә дә уйлыйлар.
Бригада егетләре ветераннар өчен инде байтак йортлар төзегәннәр. Барлык уңайлыклары булган җылы, матур өйләр өчен өлкәннәр хөкүмәткә дә, төзүчеләргә дә бик рәхмәтле.
Илнур Гәрәев бригадасы хисабында торак йортлар гына түгел, социаль- мәдәният объектлары да байтак. Алар Әхмәт авылында мәдәният йорты төзелешенә, Базарлы Матакта ике катлы күп фатирлы йортны ремонтлауга үз өлешләрен керткәннәр.
-Нинди генә объектта эшләсәк тә, егетләрдән мин беренче чиратта сыйфатлы хезмәт таләп итәм,-ди бригадир Илнур Гәрәев.-Кешеләр безнең хезмәткә дәгъва белдерерлек, канәгатьсезлек күрсәтерлек булмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев