Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Иртәгә Универсиада ачыла

Иртәгә Казанда 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиада ачыла.

Бу бөтен ил халкы, бигрәк тә татарстанлылар өчен көтеп алынган, истәлекле, тарихи вакыйга. Күп райондашларыбыз Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарына, спорт ярышларына билетлар алган. Универсиада тантаналарын һәм ярышларын Казанга барып карамаган кешеләр исә аларны телевизордан күзәтәчәкләр. Студентлар уеннары барлык каналлар аша яктыртылачак. Сораштырулар күрсәткәнчә, халыкның күпчелеге Универсиадада Россия командасының беренче урынны алачагына ышана.
***
Район халкы 27 нче Җәйге Универсиаданың барлык төп уеннарыннан турыдан-туры трансляцияләрне, шулай ук ярышларның язмаларын һәм спортчылар белән интервьюларны Бөтендөнья студентлар уеннарын яктырту өчен махсус булдырылган сайтта - www.russiasport.ru - карый алачак.

Яфрак азыкны бүген хәзерләсәң генә
Район оешмалары, авыл җирлекләре, КФХлар бозаулар өчен кышлатуга яфрак азык һәм дару үләннәре хәзерләүне дәвам итәләр.
Район үзәге оешмалары тарафыннан 36 мең 766 пар яфрак азык һәм дару үләннәре җыелган. Бу планда каралганның 78 процентын тәшкил итә. Ә авыл җирлекләрендә 4 мең 78 пар яфрак азык җыеп тапшырылган. Район үзәк хастаханәсе, почта элемтәсе участогы, аграр көллият филиалы, хәрби комиссариат, урман хуҗалыгы, мәгариф бүлеге, гимназия, Базарлы Матак урта мәктәбе коллективлары яфрак азык хәзерләүдә активлык күрсәтәләр. Ә менә "ПМК-Мелиорация", янгын сүндерү часте, "Строитель и К", район электр бүлү челтәрләре, Югары Колчурино, Чуаш Борнае, Юхмачы авыл җирлекләре бу мөһим эштә сүлпән катнашалар.

Кышлатуга әзерләнәләр
Район хуҗалыкларында печән һәм сенаж хәзерләү кызу темплар белән бара.
Бүгенгә барысы 42 мең 480 тонна сенаж салынган. Терлек азыгы хәзерләү белән беррәттән басулар чүп үләннәргә, корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы эшкәртелә. Әлеге чаралар барлык мәйданнарның яртысыннан артыгында башкарылган.

Гадәттән тыш хәл килеп чыкса
"Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләрне ашыгыч рәвештә эвакуацияләделәр.
Бу чара янгын килеп чыкканда, башка гадәттән тыш хәлләрдә балаларга үз-үзләрен ничек тотарга өйрәтү максатыннан үткәрелде. Эвакуациянең ничек оештырылуын Спас районы янгын күзәтчелеге эшчәнлеге органы начальнигы Сергей Шалашов , район мәгариф идарәсе баш белгече Гөлнур Айбарцева бәяләделәр. Балалар һәм лагерьда эшләүче олылар куелган бурычны төгәл үтәделәр.

Балалар китапханәсе приютка килде
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Салман приютында эчтәлекле һәм файдалы чара үткәрделәр.
Приютта тәрбияләнүче сабыйлар өчен китапханәчеләр театральләштерелгән күренеш әзерләгәннәр. Әкият геройлары катнашындагы бу бәйрәмгә балалар үзләре дә җәлеп ителде. Алар әкияти викторинада белемнәрен, көчләрен сынадылар, төрле бәйгеләрдә, уеннарда ярыштылар. Һәр бала бүләккә призлар һәм татлы күчтәнәчләр алды. Бәйрәм асфальтта рәсем ясау конкурсы белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада