Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Изгеләндерелгән суда коендылар

19 гыйнварга каршы төндә Чуаш Шәпкәсендә суны бөек изгеләндерү бәйрәм гыйбадәте булды.

Ә 19 гыйнварда мондый бәйрәм Югары Колчурино авылында үтте, биредә шулай ук христианнар бәкедә коендылар. Бәйрәм бик әйбәт оештырылды. Бирегә районнның башка авылларыннын, Казан, Уләяновск, Самара шәһәрләреннән кунаклар күпләп кайткан иде. Бәкедә коенып чыгучыларны, бәйрәмгә килгән һәркемне кайнар чәй, коймак, шалык һәм башка тәм-том белән сыйладылар.
Бәйрәм якташыбыз, меценат Геннадий Волостновның матди ярдәме белән оештырылды.
Бөек Крещение көннәрендә Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков храмнарда бәйрәм гыйбадәтләре үткәрде.

Якташыбыз - "Татар моңы" лауреаты
Түбән Әлки авылы егете Гобәйдуллин Илшат "Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсында лауреат исеменә һәм икенче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Илшат И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең дүртенче курсында укый, бер үк вакытта Казан технология университетында читтән торып югары белем ала, консерваториягә керү турында хыяллана. Егет төрле бәйгеләрдә катнашырга ярата, аларда еш кына җиңүләр яулый. Якташыбызның моңлы тавышына мөкиббән җыр сөючеләр Илшатның һәр җиңүен хуплап каршылыйлар. Түбән Әлки мәктәбендә укыганда ук инде ул "Йолдызлык" район конкурсында актив катнаша, аның зона этапларында җиңүгә ирешә иде.

Ветеринар булырга теләүчеләр өчен
Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 26 гыйнварда ачык ишекләр көне үткәрә.
Быел мәктәп тәмамлыйсы егет-кызларны академия әнә шул чарага чакыра. Очрашу вузның төп бинасында (Казан шәһ., Себер тракты ур., 35) була, 10.00 дә башлана.

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, үткән атнада район юлларында кагыйдәләр бозуның 23 очрагы теркәлгән, ике кешенең машина белән исерек килеш идарә итүе ачыкланган.
Ә 21 гыйнварда юл-транспорт һәлакәте булып, анда автомобиль йөртүче тән җәрәхәтләре алган.

Стадионга исем эзлибез
45 мең тамашачыга исәпләнгән, 2013 елгы Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналары, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткәреләчәк стадионга исем уйлап табу буенча конкурс игълан ителде.
Конкурс ике этапта үткәрелә. Беренче этапта (18-24 гыйнвар) теләсә кем электрон почта ярдәмендә pr@tatar-inform.ru адресына "Конкурска" дигән тамга куеп үз тәкъдимен җибәрә ала. Икенче этап 31 гыйнварда тәмамлана. Ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында беренче тур нәтиҗәләре буенча ачык тавыш бирү рәвешендә уздырыла. Анда һәркем тәкъдим ителгән вариантларның берсе өчен тавыш бирә ала.
Конкурс нәтиҗәләре ул тәмамлануга басма мәгълүмат чаралары һәм гаммәви коммуникацияләр республика агентлыгы һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтларында басылачак, җиңүче кыйммәтле бүләккә ия булачак. Конкурсны басма мәгълүмат чаралары һәм гаммәви коммуникацияләр республика агентлыгы һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИБДД