Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Яфраклы ботаклар – шифалы азык

Һава шартлары быел искиткеч, бигрәк тә үсемлекләр өчен әйбәт: әлегә туфракта дым да җитәрлек, температура да нәкъ кирәгенчә. Болыннарда, көтүлекләрдә үлән куе булып үсә - печән өсте, терлек азыгы хәстәрләр чак.

Печән киптерү, сенаж салу белән беррәттән яфрак азык хәзерләүгә дә игътибар бирелә безнең районда. Чөнки кышкы салекын һәм кояшсыз көннәрдә, терлекләргә, бигрәк тә бозау-бәрәннәргә витамин җитмәгән чорда, яфраклы себеркеләр, төрле үләннәрдән җыеп киптерелгән хуш исле бәйләмнәр алыштыргысыз азыкка әйләнә.
Ветеринария белгечләре дә шуны ук раслый: яфрак азык, бигрәк тә юкәдән хәзерләнгәне, каротинга (провитамин А) бик бай. Себеркеләрне төрле агач ботаклары (әйтик, өлешчә, өрәңге, чикләвек) кушып бәйләү шулай ук дөрес була - мондый азык терлекләр тарафыннан җиңел үзләштерелә, ашкайнату органнары эшчәнлеген активлаштыра.
Төрле үләннәрдән җыеп бәйләнгән һәм киптерелгән себеркеләрнең файдасы бәяләп бетергесез, ди белегечләр. Әйтик, сары мәштүшкә, канлы үлән, ромашка, ат тузгалагы һәм башкалар - барысы да дару үләннәре. Тиздән шомырт өлгерә, аның җимешле ботакларын җыеп куйсаң, кышын терлекләр арасында эч китү кебек бәла килеп чыкканда файдаланырга була. Куян асраучылар колагына бер киңәш: хәзердән үк әрем бәйләмнәре җыеп киптерегез, озынколаклар аларны кыш айларында бик ярата икән бит.
-Кош-корт асрамаган кеше юктыр ул. Ә бит кышын да тавыкларга (казларны әйткән дә юк) үлән кирәк. Менә хәзердән төрле үләннәрдән (хәтта чүп үләннәре утаганда) бәйләмнәре киптереп куйсагыз, тавыкларыгыз кышкы кыска көннәрдә дә йомырка салып сөендерер,- ди тәҗрибәле ветеринария белгече.
Озын сүзнең кыскасы - яфрак азык хәзерләү вакыты җитте. Район оешма-учреждениеләренә задание җиткерелде, себеркеләрне кайсы хуҗалыкка тапшырырга икәнлеге билгеләнде. План буенча, оешма, учреждение һәм предприятиеләр, мәктәпләр коллективлары ярдәме белән барлыгы 45 ме-ң пар яфрак һәм 4 мең пар төрле үләннәрдән себерке бәйләп, аны беркетелгән хуҗалыкларга илтеп тапшырасы бар.
Кайбер коллективлар элеге эшкә инде керештеләр дә. Ашыгырга кирәк, яфракның иң файдалы, үләннәрнең чәчәк атып, шифа җыйган чоры хәзер. Ә хуҗалыкларда хәзерләнгән һәм китереп бирелгән шифалы азыкны тиешенчә киптерү, саклауга игътибар булсын иде. Яфрак азык план үтәү өчен генә түгел, ә кышкы айларда чынлап та файдалы булсын, терлекләргә витамин чыганагы буларак кулланылсын дип хәзерләнә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Заготовка кормов