Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Яңа уку елы белән котлау

1 сентябрь - Белем көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин мәгариф хезмәткәрләрен һәм барлык укучыларны әлеге бәйрәм белән котлады.

«Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала, чөнки нәкъ менә мәктәптә яшь буынның киләчәге билгеләнә, ул кирәкле белемнәр генә алып калмый, рухи һәм физик яктан җитлеккән шәхескә әйләнә. Уку - ансат эш түгел, юкка гына анны инә белән кое казу, димәгәннәр. Яңа уку елында һәркемгә зур уңышлар, яңа ачыш-казанышлар, нык исәнлек телим. Һәр дәрес укучыларга яңа белем-күнекмәләр, ә укытучыга иҗади омтылышлар китерсен иде. Яңа уку елы котлы булсын!»-диелгән район җитәкчесенең тәбрикләү сүзендә.

Ансамбль фестивальдә чыгыш ясады
«Әфганнан Чечняга чаклы» вокаль-инструменталь ансамбле Димитровград шәһәрендә солдат җырлары фестивалендә катнашты.
Бу халыкара фестиваль быел сигезенче мәртәбә үткәрелде. Безнең ансамбль анда зур уңыш белән чыгыш ясады. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән зур өлеше һәм фестивальдә актив катнашуы өчен «Әфганнан Чечняга чаклы» ансамбле Диплом һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Кинога йөрү гадәте кайта
Атна башында Россия киносы көне билгеләп үтелде.
Безнең районда халыкка кино күрсәтү белән муниципаль кино учреждениесе шөгыльләнә. Быелның башыннан аның эшчәнлеге җанланып ките. 8 айда тамашачыларга 153 фильм күрсәтелде, 342 сеанста 13500 кеше булды (аларның 8320 се -балалар). Сеансларның 200 е - тамашачыларга иганәчеләр бүләге.

Сөт хәзерләү кимегән
Августның соңгы ункөнлегендә шәхси сектордан алдагы декада белән чагыштырганда 442 килограммга кимрәк сөт хәзерләнгән.
Шул ук вакытта Иске Чаллы авыл җирлеге буенча сөт җыю 107 килограммга, Кошки, Иске Матак һәм Ташбилге авыл җирлекләрендә 94-91 килограммга арткан. Салман авыл җирлегендә яшәүче хуҗалар һәр сыердан 10 көндә 161 килограмм, Иске Чаллы сөт тапшыручылары 103 килограмм сөт реализацияләгәннәр. Шушы ункөнлектә район буенча 181065 килограмм сөт җыеп тапшырылган.

Бозау дисәң дә бозау!
Апак авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда асралучы һәм ясалма орлыкландыру юлы белән каплатылган сыерлардан быел 74 баш бозау алынган.
Аларның 39 ы - теше бозаулар. Әлеге алым терлекләрнең продуктлылыгын үстерүнең ышанычлы юлы санала. Шуңа күрә ясалма орлыкландырудан туган теше бозауларның исәбен алып, алардан киләчәктә әйбәт сыерлар ясауны игътибар үзәгендә тоту максатка ярашлы эш булачак. Нәтиҗәдә берничә елдан шәхси хуҗалыклар нәселле сыерлар белән тәэмин ителәчәк бит.

Каракны тиз тапканнар
Полиция бүлегендә атна тыныч үтүен хәбәр иттеләр.
Бер урлау очрагы теркәлгән - Базарлы Матакта яшәүче пенсионер хатынның өеннән акчасын урлап чыкканнар. Оперативниклар моны апаның күршесе эшләгәнне ачыклаганнар. Карак акчаның бер өлешен туздырып та өлгергән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Заготовка молока