Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Яңа урамнар, яңа өйләр

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бүлеп бирү өчен Базарлы Матак авыл җирлеге территориясендә 62 җир участогы межаланган.

Ә андый гаиләләр алтмышау. Аларның 28 еннән җир сорап гариза кергән: 25 гаилә кишәрлекне өй салу, ә өчесе яшелчә бакчасын зурайту өчен сораган. Кергән гаризаларның 24 е инде канәгатьләндерелгән дә. Җир кишәрлекләре нигездә Шоңкар, Афанасьев урамнарыннан бирелә икән.

Грантлы укытучылар арта
Быел "Безнең иң яхшы укытучы" республика конкурсында катнашкан 29 укытучыбыз грантлар отты.
Ел буе алар хезмәт хакларына 6800 сум өстәмә алачак. Былтыр бу конкурста районның 49 укытучысы грантка ия булган иде. Вуз тәмамлап, бу уку елында Н.Дәүли исемендәге гимназиядә инглиз теле укыта башлаган Гөлназ Шәрипова исә "Безнең яңа укытучы" бәйгесендә катнашып грант отты. Бу конкурс җиңүчесенә 3 ел буе хезмәт хакына 7000 сум өстәмә түләнәчәк. Моннан тыш, укытучыга белемен арттыру курсларында өстәмә әзерлек үтү мөмкинлеге бирелә, аның инглиз теле кабинеты заманча җиһазландырылачак. "Безнең иң яхшы директор" конкурсында да районыбызның 5 мәктәп директоры катнаша, әлеге бәйге нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак.

Документлар карап тикшерелде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең коррупциягә каршы тору комиссиясе үзенең чираттагы утырышын үткәрде.
Комиссия әгъзалары шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен кредит алучы гражданнарның әлеге кредитның процентларын түләү чыгымнарын субсидияләү өчен әзерләгән документларын карап тикшерделәр. Алар буенча карар кабул ителде һәм 47 кешедән торган исемлек банкларга тапшырылды.

Матбугатка язылу башланды
1 сентябрьдән киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды.
Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр, хөрмәтле әбүнәчеләр!

Гаилә фермалары төзелә
Салман авыл җирлеге биләмәләрендә бүгенге көндә 4 гаилә фермасы төзелеп килә.
Аларның әзерлек дәрәҗәсе төрлечә: берсе инде әзер, тагын икесенең стеналары күтәрелеп килә, тагын берсе Хлебодаровка авылында булачак - Баринов Александр гаиләсе кошчылык белән шөгыльләнергә уйлый (хәзер үк инде алар күпләп каз һәм тавык асрыйлар).

Юлларда - хәвеф
Үткән атнада район территориясендә кешеләр зыян күргән ике юл-транспорт һәлакәте булды.
27 августта Алексеевск- Югары Колок автомобиль юлының 43 нче километрында машина әйләнеп каплана һәм нәтиҗәдә шофер белән ике пассажир авыр тән җәрәхәтләре алып район үзәк хастаханәсенә китерелә. 30 августта Базарлы Матакның Кояшлы урамында автомобиль җәяүлене бәрдерә. Тән җәрәхәтләре алган кызны медицина ярдәме күрсәтү өчен үзәк хастаханәгә озаталар.

Сарайлар янган
30 августта Базарлы Матак авылындагы Хәйретдинов Хамис хуҗалыгында сарайга ут каба, аның түбәсе янып бетә.
Утның күрше йортларга күчү куркынычы зур була, янгын сүндерүчеләрнең вакытында килеп җитүе генә күршеләрнең йортларын бәладан йолып кала.
Ә 1 сентябрьдә Татар Төгәлбәе авылында Гәрәев Фәнис хуҗалыгындагы сарайда янгын чыгып, бинаның түшәме янып бетә.

Спорт секцияләренә язылыгыз
Базарлы Матактагы «Алинә» универсаль спорт залында күп төрле секцияләр эшли башлады.
Каратэ, көрәш, бокс, мини-футбол, волейбол, өстәл теннисы, спорт гимнастикасы секцияләренә һәм тренажерлар залына язылып шөгыльләнә башларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Семейная ферма