Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Яз ташулар белән сыный

Соңгы көннәрдә һава температурасының бик нык җылынуы һәм төнге яңгырлар нәтиҗәсендә язгы ташу көчәеп, районыбызның кайбер авылларын су басу куркынычы туды.

Район аша агучы Актай елгасында су нык артып, ул соңгы елларда күрелмәгәнчә җәелеп акты. Шуның нәтиҗәсендә Карга авылының түбәнрәк урамнарына су керде, күп йортлар утсыз калды. Кичә елгага тыгылган бозны шартлату чаралары күрелде. Базарлы Матакның Комлы урамында да су күтәрелде. Салманда ташу сулары төп автомобиль трассасы өстеннән агып, берничә сәгатькә хәрәкәтне тоткарлап торды. Идән асларына, бакча һәм абзарларга су керү очраклары башка авылларда да бар. Бу хәлләр барысы да тиешле службалар күзәтүе астында.

27 команда арасында - икенче
Нурлат шәһәрендә узган "Яшь машина йөртүче" республика конкурсында безнең район командасы икенче урынны яулады.
Конкурс программасына юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, машина йөртү белән беррәттән ату ярышлары да кертелгән иде. Бәйгедә катнашкан 27 команда арасында әлкилеләр гаять уңышлы чыгыш ясады. Ә Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Әминә Гаязова ату ярышларында өченче урынны алды.

Имтиханнар якынлаша
Районның барлык мәктәпләрендә дүртенче сыйныфлар укучылары тестлаштыру үтте.
Башлангыч сыйныфларны тәмамлаучылар арасында математика, рус теле һәм татар теле буенча әлеге сынау ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заданиеләре буенча, БДИ форматында үткәрелде. Ә бердәм дәүләт имтиханнарын быел районда 144 укучы тапшырачак. Бу җәһәттән кайбер яңалыклар да бар. Рус теле, математика, физика һәм җәмгыять белеме буенча гына чыгарылыш сыйныфлар укучылары БДИ ны районда тапшырачак. БДИ тапшыру пунктлары эреләндерелү сәбәпле, калган фәннәрдән имтиханнарны Алексеевскида тапшыру күздә тотыла.

Министр кабул итә
18 апрельдә 10 нан 12 сәгатькә кадәр ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Радин улы Шәфигуллин шәхси кабул итү үткәрә.
Кабул итү район советы бинасында булачак. Кабул итүгә алдан язылырга мөмкин. Социаль хезмәт күрсәтү һәм компенсация түләүләре турындагы сорауларны 20-8-90, 20-8-94 телефоннары буенча, ә эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча сорауларны 21-5-21 телефоныннан биреп куярга була.

Призлы урынга якын иделәр
Волейбол буенча ир-атлар район җыелма командасы 9 нчы авыл яшьләре Спартакиадасы кысаларында Саба районында узган финал уеннарында катнашты.
Бирегә республиканың иң көчле 8 командасы сайлап алынган иде. Безнең җыелма, үзебезнең зонада өченче урынны алып, шулай ук финал өлешенә эләкте. Һәр уен киеренке көрәш белән узды. Биектау, Алексеевск һәм Кукмара районнары командаларын җиңеп, безнең волейболчылар ярымфиналга чыктылар. Ярымфинал уеннарында исә командабыз, чемпионга - Мамадыш командасына һәм көмеш призер Саба җыелмасына оттырып, дүртенче урынны алды.

Мини-футбол ярышлары
Узган атнада мини-футбол буенча район чемпионатының сигез уены уйналды.
Ә 7 апрельдә "Алинә" универсаль спорт залында авыл яшьләре Спартакиадасы кысаларында А һәм В зоналарында мини-футбол ярышлары үтте. Анда Алпар командасы беренчелекне алды. Икенче урында - Иске Камка, өченче - Ташбилге командалары. Б һәм Г зоналарында ярышлар 21 апрельдә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Паводок