Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Быел көз айларында районда 730 төп агач үсентеләре утыртылды

Быел көз айларында районда 730 төп агач үсентеләре утыртылды. Бу 1,3 гектар мәйдан дигән сүз. Район үзәгендәге Имәнлек урамында нигез салынган скверда (ул 0,3 гектар били) 350 төп чыршы, юкә, миләш куаклары урын алды. Яңа Салман, Чуаш Кичүе, Юхмачы, Карга авыл җирлекләрендә агач утырту акциясендә аеруча актив катнаштылар. Һәр елдагыча,...

Быел көз айларында районда 730 төп агач үсентеләре утыртылды.

Бу 1,3 гектар мәйдан дигән сүз. Район үзәгендәге Имәнлек урамында нигез салынган скверда (ул 0,3 гектар били) 350 төп чыршы, юкә, миләш куаклары урын алды. Яңа Салман, Чуаш Кичүе, Юхмачы, Карга авыл җирлекләрендә агач утырту акциясендә аеруча актив катнаштылар. Һәр елдагыча, мәктәр укучылары бу әһәмиятле эшкә зур өлеш керттеләр. Агач үсентеләре белән район урман хуҗалыгы бушлай тәэмин итте.

Билгеле, агачны утырту гына җитми. Үсентеләргә даими су сибеп, карап-тәрбияләп торырга кирәк. Авылларыбызда яшь агач һәм куакларга үсеп китәргә ирек бирмәүче зур бер проблема - урамнарда йөрүче кәҗә һәм сарыклар. Яз һәм көз айларында урамнарда, скверларда утыртылган дистәләрчә төп үсентеләрне алар юк итеп бара. Яшеллекне арттырырга телибез икән, терлекләрне бары тик абзарда асрау яисә көтүгә йөртү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев