Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Яңа елга матбугатка язылабыз

2014 елның I яртысына вакытлы матбугатка язылу башланды.

Беренчеләрдән булып "Строитель и К" төзелеш оешмасыннан 30 кеше "Әлки хәбәрләре"нә подписка рәсмиләштергән. Иң өлгерләр арасында Иске Камка һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре башлыклары бар. Почта хезмәткәрләре әлкилеләрне 636 газета-журналга яздырып өлгергәннәр. Шуның 372 се - район газетасы.

Китап фонды тулыландырыла
Ел башыннан җирлекара үзәкләштерелгән китапханәләр системасына 645 мең сумнан артыграк бәягә 3604 китап кайтарылган.
Хәзер барлык китапханәләрдә 307538 китап бар, балалар китапханәсе фонды 16096 китап тәшкил итә. Ел башыннан алып укучыларга 248016 мәгълүмат чыганагы бирелгән, шуларның 45 е - начар күрүчеләр өчен аудиокитаплар.

Безнең Гөлия нечкәбилләр сафында
"Нечкәбил" VII республика хатын-кыз матурлыгы, аналар һәм гаилә конкурсында беренче тапкыр безнең район вәкиле катнашты.
Район мәдәният йорты методисты Гөлия Яруллинаның чыгышларын тамашачылар да, жюри да яратты. Гөлиягә үз гаиләсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән күрсәткән "Бәрәңге бәйрәме" уңышка ирешергә булышты. Нәтиҗәдә Гөлиябез "Гаилә кыйммәтләре" номинациясендә өченче урын яулады. Аңа иң кызыклы гаилә тарихы турында язма эше өчен махсус диплом да бирелде, Яруллиннар гаиләсен район башлыгы да диплом белән бүләкләде.

Диспансерлаштыру дәвам итә
21 яшьтән олырак халыкны диспансерлаштыру дәвам итә.
Район үзәк хастаханәсе табиблары, авылларда булып, каралырга тиешле яшьтәге әлкилеләрнең сәламәтлеген тикшергәннәр (барлыгы 1102 кеше). Хәзер инде район үзәгендәге оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләргә диспансер каравы үткәреләчәк.

Көзге караңгыларга кадәр
Узган атнада авыллар урамнарын яктырту эшләре дәвам иттерелеп, 4760 метр озынлыгында "бишенче линия" чыбыклары сузылган, 70 яктырткыч куелган.
Ташбилге авыл җирлегендә бу эшне тәмамлаганнар, Иске Чаллы, Карга, Иске Камка җирлекләрендә дә бераз гына тырышасы калган. Түбән Әлки авыл җирлегендә 1 атнада 24 яктырткыч куеп өлгергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев