Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Карамалыда – яңа юл, Әхмәттә клуб һәм ФАП ачылды

19 октябрьдә Әхмәт авылында берьюлы ике зур объект - мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әхмәтлеләрнең көтеп алган бу бәйрәм шатлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. Бу көнне Рөстәм Нургалиевич Нурлат районы чигеннән Карамалы авылы үзәгенә чаклы салынган яңа асфальт юлны файдалануга тапшыру тантанасында да катнашты.

Карамалыга илтүче 5777 метр озынлыктагы асфальт юлны Президентка район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев күрсәттеләр. Рөстәм Нургалиевич яңа юлга югары бәя бирде һәм төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде.
Аннан Президент Карамалы авылы клубы янына җыелган халык белән очрашып сөйләште. Пенсионер Нурия Мисбахова бар халык исеменнән сүз алып:
-Элек без бу юлларда К-700 тракторлары белән генә йөри ала идек. Менә хәзер елның теләсә кайсы вакытында көзге кебек тигез юлдан рәхәтләнеп йөрибез. Шәһәрдән кунакка кайтучы балаларыбызның да исе китә. Авылда яшәү өчен барлык уңайлы шартлар бар хәзер. Рөстәм Нургалиевич, авылларны шулай кайгыртканыгыз өчен олы рәхмәт. Авыл халкы өчен бик күп эшләр башкаручы Фердинат Мидхәтовичка, шундый сыйфатлы юллар төзегән Фоат Вәлиевичка да ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез,-диде.
Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров аның сүзен хуплап дәвам итте:
-Бүгеннән Карамалыда бөтенләй башка, әйбәт юллы тормыш башлана. Фоат Вәлиевич асфальт юлны планда каралганча авыл башына кадәр генә салмыйча, олы урамның да буеннан буена төзетте. Без моңа бик нык сөендек. Менә Президентыбыз барында авыл мәктәбенең 1928 елгы, ә клуб бинасының 1963 елгы икәнен дә әйтәсе килә. Бәлки тора-бара аларның да яңалары төзелер әле.
Рөстәм Нургалиевич әлеге мөрәҗәгатьне җавапсыз калдырмады:
-Авылларда ФАПлар, клублар төзибез, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрәбез. Шулай ук "Чиста су", "Бәләкәч" программалары гамәлдә. Сезнең район җитәкчесе Фердинат Мидхәтович бик актив эшли. Ул сораган объектларның уннан берсе булса да республиканың төзелеш планына кертелер. Шуңа мәктәп, клублар салу буенча өметтә яшәгез,-диде.
Аннан республика җитәкчесе Әхмәт авылында мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пунктының яңа биналарын ачу тантанасында катнашты. Бу чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, "Татглавинвестстрой" җитәкчесе Рәшит Нуруллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да булдылар.
Әхмәтлеләр күптәннән көтеп алган бу тантанага авылның аякта йөргән бар кешесе дә килгән иде бугай. Читтә яшәүче авылдашлар да күп кайткан иде. Иртәдән авыл өстендә дәртле музыка яңгырап торды. Клуб һәм ФАП каршында яңа гына салынган асфальт мәйданчыкта җыелган халык күңелле гәпләште:
-Сөбханалла, хан сараедай клуб төзеп куйдылар бит!
-Инде яшьләребез дә урамда әлән-сәлән йөрмәс, шушы якты җылы бинада матур итеп ял итәрләр…
-Нигә яшьләр генә, үзебез дә йөрербез әле, алла боерса, яңа клубка!
-Әйтмә инде, безнең Әхмәткә бәхет ишелде генә, яңа медпункт үзе ни тора!
Клуб тирәсе матур итеп тотып алынган, бик күп агачлар, чәчәкләр утыртылган, ә сукмакка затлы брусчатка җәелгән. Яңа биналар төсле шарлар белән бизәлгән.
Еллар буе торак йортлардан башка төзелеш күрмәгән авылга чынлап та бәйрәм килде шул. Әхмәтнең үзәге хәзер бөтенләй үзгәрде, ул ерактан үзенә чакырып, балкып тора. Ул арада тантана башланып та китте. Иң элек район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сүз алды.
-Бүген без "Авыл клублары төзелеше" республика программасы нигезендә Әхмәт авылында салынган мәдәният йортын ачарга җыелдык. Иске клуб бинасы бик искергән иде. Һәм менә безнең алда төрле мәдәни чаралар, түгәрәкләр оештыру, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре тудырылган, 320 урынлы тамаша залы булган күп функцияле үзәк. Биредә яшьләргә дә, балаларга һәм олыларга да күңел ачарга, аралашырга, күңеленә хуш килгән шөгыль табарга мөмкинлек булыр,-диде район башлыгы.
Әхмәт авылына 1681 елда нигез салынган, ди туган як тарихын өйрәнүчеләр. Зур булмаган шушы авылда бөтен республикага билгеле шәхесләр туып-үскән. Алар арасында Казан һәм Мәскәү югары уку йортларында белем биргән бертуган Айтугановларны, фәннәр докторлары Альберт Галиуллинны, Рифнур Хәммәдиевны атарга була. Җөмһүриятебезнең иң зур медицина учреждениесе - республика клиник хастаханәсе белән тамырлары Әхмәт авылыннан булган Рөстәм Гайфуллин җитәкчелек итә.
Фердинат Мидхәтович авылда бүген "Бәләкәч" программасы нигезендә балалар бакчалары төзелүен һәм ремонтлануын, фельдшер-акушерлык пунктлары, клубларның сафка басуын, "Чиста су", юллар салу программаларының уңышлы гамәлгә ашырылуын әйтте һәм авыл халкының хезмәт, көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән әлеге республика программалары өчен әлкилеләр исеменнән Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәт җиткерде.
-Бүген сезнең өчен гаять шатлыклы көн - авылыгызда бик кирәкле социаль объектлар ачыла,-диде Рөстәм Нургалиевич, әхмәтлеләргә мөрәҗәгать итеп. -Республикада быел 46 менә шундый күп функцияле үзәк төзеп файдалануга тапшырабыз. ФАПлар төзү һәм ремонтлау программасы әйбәт эшләп китте. Менә Әхмәттә дә ФАПның яңа бинасы сафка басты. Бирегә килгәнче без Карамалы авылына илтүче яңа асфальт юлны карадык. Бик сыйфатлы итеп, бөтен шартына туры китереп төзелгән ул юл. Быел мәктәпләрне капиталь ремонтлау эшен дә башлап җибәрдек. Һәм болар барысы да авылларны саклау, үстерү өчен башкарыла. Безгә авыллар белән бергә мәдәниятыбызны, тарихыбызны, телебезне саклау зарур. Авыллардан гомер-гомергә иң талантлы шәхесләр чыккан. Авыл җирендә тормыш шәһәрнекеннән һич тә кайтыш булмасын иде. Шуңа республика программалары буенча актив эш алып барган районнар җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Халыкны эш белән тәэмин иткән "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятен булдырган инвестор Айрат Хәйруллинга да без бик рәхмәтле. Инвесторлар бүген авыл хуҗалыгына иң яңа технологияләрне кертүчеләр. Бүген ачылучы объектларга килгәндә, клубларны без универсаль файдаланырлык итеп төзеттек. Яшьләр өчен бу мәдәният учагы, очрашу, аралашу урыны да булсын, биредә алар рәхәтләнеп спорт белән дә шөгыльләнсен. Бу яңа биналарның рәхәтен күрергә язсын сезгә. Авылыгыз гөрләп торсын!
Аннан соң Президент клуб мөдире Рәмзия Хөсәеновага яңа җиһазлар алу өчен 150 мең сумлык сертификат тапшырды.
Яңа мәдәният йортын бик кыска срокта һәм сыйфатлы итеп "Строитель и К" оешмасы төзеде. Әлеге объект өчен республика бюджетыннан 9 миллион 900 мең сум акча бүлеп бирелде. Шундый ук суммага башка районнарда клубларны 100 урынлы итеп, ике тапкыр кечерәк төз.еп тапшырдылар. Ә безнең төзүчеләр аны 320 тамаша урынлы итеп, бер ук вакытта зур спорт залы буларак файдаланырлык иркен ясап җиткерә алдылар. Рәшит Мөхәммәтшин кулыннан клубның символик ачкычын кабул итеп алганда Рәмзия Хөсәенова төзүчеләргә дә, Президентка, район җитәкчеләренә дә зур рәхмәтләр җиткерде. Гомумән, бик күп әхмәтлеләр әйтте бу көнне ихлас рәхмәт сүзләрен.
Ә клуб эченә узган халыкны һәм кунакларны "Әфганнан Чечняга чаклы" вокаль-инструменталь ансамбле сәламләде. Авыл, район үзешчәннәре чыгышлары да тантанага ямь өстәп, бизәп торды. Аннары Президент һәм кунаклар яңа фельдшер-акушерлык пунктын карадылар. Фельдшер Миңнегөл Зәйдуллина әлеге бинада берничә ай инде халыкка хезмәт күрсәтә. Чөнки иске ФАП яңа бинаны рәсми рәвештә файдалануга тапшырганны көтәрлек хәлдә түгел иде.
Яңа бинада инде медицина хезмәте күрсәтү шартлары бөтенләй үзгә. Биредә уңайлы бүлмәләр, яңа җиһазлар. Элек ФАП белән бер бинада эшләгән почта бүлекчәсе дә яңа бинага күчкән. Биредә почта хезмәтләре күрсәтү дә күпкә яхшырыр дип ышанасы килә.
Р.S. 20 октябрьдә үткәргән киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов районыбызга булган сәфәренә дә тукталды. Ул республикада авыллар үсешенә юнәлдерелгән программаларның уңышлы тормышка ашуы Әлки районы мисалында ачык күренүен билгеләп үтте. Президент шулай ук Әлкидән җылы тәэсирләр белән кайтуы хакында әйтте, "биредә халык эшчән, эчкерсез" дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РТ