Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Карамалыда көнләшерлек үзгәрешләр

Карамалы авылы зур үзгәрешләр кичерә - биредә 3900 метр озынлыкта яңа суүткәргечләр төзелде.

Авылны су белән тәэмин итү системасы "Чиста су" республика программасы кысаларында һәм яңа технология буенча төзелә (әйтик, гадәти башняны җир асты су резервуары алыштырачак!). Шуның өстенә авылдагы телефон линияләре дә "җир астына" күчә.
Тагын бер сөенеч - Карамалыга килүче асфальт юл авылның буеннан-буена, зиратка кадәр төзелгән. Аның соңгы 300 метрын "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте үз хисабына төзеп, карамалыларга зур бүләк ясаган.

Экстремизмга - юк!
Шундый исем астында үтә торган айлык кысаларында районда төрле чаралар уздырыла.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалында укучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Ул 2004 елның 5 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга нигезләнгән булып, башта укучылар видеоязма карадылар. Аннары үзәк китапханә директоры Татьяна Петухова аларга терроризм, экстремизм кебек төшенчәләрнең мәгънәсен аңлатты, төрле экстремистик юнәлешләр, аларның максатлары турында сөйләде, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда нинди саклану чаралары күрергә кирәклекне аңлатты.

Ата-аналар белән сөйләшү
"Колос" кинотеатрында "Кайгырту" социаль хезмәт кюрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре имин булмаган гаиләләрдәге ата-аналар өчен Бөтендөнья аеклык көненә багышлап чара үткәрделәр.
Чарада катнашучылар алдында "Кайгырту" үзәге директоры Людмила Никошина, район үзәк хастаханәсе табибы Марат Назаров, Кайгырту" үзәгенең табиб-валеологы Любовь Андронова чыгыш ясадылар, алкогольле эчемлекләр куллануның кеше организмына зыяны, начар нәтиҗәсе турында сөйләделәр. Рухани Андрей Зиньков ата-аналарны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, балалары турында кайгыртырга чакырды. Соңыннан кинотеатр хезмәткәрләре чарада катнашучыларга кинофильм күрсәттеләр.

Мәгариф мәсьәләләре буенча "кайнар линия"
17-21 сентябрь көннәрендә мәгариф мәсьәләләре буенча "Кайнар телефон линиясе" оештырыла.
Мәктәпләрдә укулар башлануга да ике атна вакыт узды. Ата-аналарның, укытучыларның, укучыларның уку-укыту мәсьәләләре буенча кайбер сораулары да туып өлгергәндер. Мәгариф өлкәсенә кагылышлы барлык сорауларыгызны сез киләсе атнада "кайнар линия" телефоннары буенча бирә аласыз. Әлеге сорауларга җаваплар газетада басылып чыгачак.
"Кайнар линия" телефоннары: 20-0-31 (район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.А. Платонова), 20-0-54 (район газетасы редакциясе).

Район советы утырышы үткәрелә
17 сентябрьдә район мәдәният йортында муниципаль район советының унҗиденче утырышы була.
Утырышка муниципаль район советы депутатлары, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре чакырыла. 9.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Заседание Совета