Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Каравон”да чыгыш ясадылар

26 майда район мәдәният йорты хезмәткәрләре Лаеш районы Никольское авылында "Каравон" рус фольклор фестивалендә катнаштылар.

"Каравон" быел егерменче мәртәбә үткәрелде, анда Россиянең бик күп төбәкләреннән үзешчән сәнгать осталары җыелган иде. Бәйрәмдә безнең "Рябинушка" вокаль ансамбле чыгыш ясады, хороводларда катнашты.

Авыл клублары өчен җиһазлар
Соңгы вакытта район мәдәният йортына алты музыкаль комплект кайтарылды.
Колонка, микрофон, тавыш көчәйткечтән торган әлеге комплектлар авыл мәдәният йортларына таратылачак. Бу көннәрдә җиде теннис өстәле кайтуы көтелә.

Без тәмәкегә каршы!
21-25 майда "Каенкай" социаль приютында тәмәке тартуның зарары турындагы чаралар үткәрелде.
31 майда билгеләп үтелүче Бөтендөнья тәмәкесез көн уңаеннан оештырылган әлеге атналык барышында белгечләр һәм тәрбиячеләр балалар белән тәмәкенең кеше сәламәтлегенә зыяны хакында әңгәмәләр, тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Шулай ук үсмерләрнең тәмәке тартуга мөнәсәбәте турында анкета, интеллектуаль һәм рольле уеннар, "Без тәмәкегә каршы!"темасына рәсемнәр конкурсы узды. Балалар һәр чарада зур кызыксыну белән һәм актив катнаштылар.

Төбәкара бәйгедә катнаштылар
29 майда РОСТО (ДОСААФ) та хәрби-исәп белгечлеге буенча укучылар Түбән Камада "Яшь йөртүче" төбәкара конкурсында катнаштылар.
Бәйгедә чыгыш ясаган 36 йөртүче арасында курсант егетебез Айдар Шәйдуллин алтынчы урынны алды. Укытучысы Сергей Платонов һәм инструктор Рафаэль Гафиятуллин шәкертләренең күрсәткечләреннән канәгать калдылар.

Бизнес мәсьәләләре буенча конференция
6 июньдә районда "Яңа бизнеска нигез салу һәм гамәлдәгесен модернизацияләү" темасына конференция була.
Анда бизнесның актуаль һәм табышлы юнәлешләренә күзәтү, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы грантлары, ташламалы кредитлар, отышлы лизинг, бүгенге бизнес үсешендә иҗтимагый оешмаларның роле кебек мәсьәләләр каралачак. Конференциядә "Бизнес-проект 24" компаниясе (грантлар, кредитлар алу өчен бизнес-планнар төзү), "Деловая Россия" иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге, Татарстан банклары, лизинг компаниясе катнаша.
Конференция район мәдәният йортында була, 10.00 сәгатьтә башлана.

Теннисчылар - республика беренчелегендә
Иске Матак урта мәктәбе укучыларыннан торган район җыелма командасы 25 майда өстәл теннисы буенча республика беренчелегендә чыгыш ясады.
Ярышларда 2002 елда туган һәм аннан кечерәк балалар катнашты. Мондый масштабтагы бәйгедә беренче мәртәбә чыгыш ясасалар да, теннисчыларыбыз иң көчле 20 команда арасына керә алдылар. Аларны ярышларга ДЮСШ тренере Михаил Леонтьев әзерләде.


Бер генә бөртек
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

Салым түләүчеләр игътибарына!
2011 ел өчен җир салымы, физик затлар милкенә салым һәм транспорт салымы буенча салым уведомлениесе (түләү документлары белән) сез теркәлгән адрес буенча 2012 елның 20 сентябреннән дә соңга калмыйча җибәреләчәк. Белешмәләр өчен тел.: 8(84345) 2-46-08, 2-43-14.

11 июнь - район Сабан туе
Район Сабан туе 11 июньгә билгеләнде.
Бәйрәм район үзәгендәге "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә узачак.
Сабан туе программасы бик бай. Анда районыбызның хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, спорт ярышлары, татарча көрәш, ат чабышлары, гер күтәрү, колгага менү, чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык сугышы һәм башка аттракционнар булачак. Сабан туенда катнашучыларга төрледән-төрле сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәт күрсәтәчәк. Бәйрәмдә артистлар, үзешчән сәнгать осталары зур концерт белән чыгыш ясар, төрле халык уеннары оештырылыр, күңелле җыр һәм музыка яңгырап торыр.
Барлык райондашларны, кайткан кунакларны Сабан туе бәйрәменә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СаБантуй