Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Карга мәдәният йортында бәрәңгегә багышланган бик матур кичә узды

Ул бөтен халык яратып башкара торган "Бәрәңге җыры" белән башланып китте. Мәдәният йорты мөдире Гөлчирә Хәсәншина икенче икмәк - бәрәңге тарихы белән таныштырды, кызыклы мәгълүматлар китерде. Хуҗабикәләр кичәгә бәрәңгедән әзерләнгән төрледән-төрле ризыклар алып килделәр. Бәрәңгедән шулкадәр күп ризык пешереп була дип күз алдына да китермәгән идек. Кичәдә бәрәңгегә багышланган җырлар...

Ул бөтен халык яратып башкара торган "Бәрәңге җыры" белән башланып китте. Мәдәният йорты мөдире Гөлчирә Хәсәншина икенче икмәк - бәрәңге тарихы белән таныштырды, кызыклы мәгълүматлар китерде.

Хуҗабикәләр кичәгә бәрәңгедән әзерләнгән төрледән-төрле ризыклар алып килделәр. Бәрәңгедән шулкадәр күп ризык пешереп була дип күз алдына да китермәгән идек. Кичәдә бәрәңгегә багышланган җырлар җырланды, табышмаклар әйтелде. Уеннар да уйнадык. Тиз арада өстәл әзерләп, үзебез алып килгән тәмле нигъмәтләр белән сыйландык, чәй эчтек. Һәркем үзе алып килгән ризыкның рецепты, үзенчәлеге белән таныштырды. Табыннан соң өй мәшәкатьләреннән аерылып тагын бер кат җырладык, биедек. Быел бәрәңге уңышы мул булсын иде, дигән теләкләр белән таралыштык без кичәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев