Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Каз-үрдәккә сорау зур

Үткән шимбәдә районның авыл җирлекләре вәкилләре, хуҗалыклар, фермерлар Казанда 1 миллион 600 мең сумлык товар саттылар.

Башкаланың Идел буе районы базарына авыл хуҗалыгы товарлары төяп 25 автомашина барды. Шәһәр халкы һаман да сөт ризыкларын, итне яратып сатып ала. Яңа ел якынлашкангадыр, каз-үрдәк, тавык түшкәләренә сорау зур булды.

Сыра сатуда чикләүләр
Киләсе елның 1 гыйнварыннан сыра сатуга чикләүләр законлы көченә керә.
Яңа елдан "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүгә, әйләнешенә дәүләт көйләве һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында" Федераль законына (22.11.1995 ел) төзәтмәләр көченә керә. Алар нигезендә 1 гыйнвардан төнге вакытта 23.00 дән 8.00 сәгатькә кадәр (ә Татарстан Республикасында 22.00 дән 10.00 сәгатькә кадәр)
барлык алкогольле продукция кебек үк, сыра сату тыелачак. Стационар булмаган сәүдә объектларында (киоскларда, җәйге шатерларда) сыраны ваклап сату шулай ук тыела.

"Мәрхәмәт поезды" юлда
Инвалидлар декадасы көннәрендә районда "Мәрхәмәт поезды" акциясе башланды.
"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре мәдәният йорты үзешчәннәре белән бергә өеннән чыгып йөри алмаган, урын өстендә яткан инвалидлар янында булалар. Аларга яраткан җырларын башкаралар, ашамлык тулы күчтәнәч пакетлар бирәләр. Урын өстендәге инвалидларның берсе дә бу акциядән читтә калмаячак.

Алты меңенче әбүнәчебез бар!
"Әлки хәбәрләре" һәм "Алькеевские вести" газетасына язылучылар саны 6 меңнән артып китте.
Редакция тарафыннан әзерләнгән бүләк алты меңенче әбүнәчебез Гөлүсә Сәмигуллинага буласы икән. Гөлүсә Базарлы Матакның Көньяк урамындагы 3 нче йортта яши. Аны редакциядә көтеп калабыз.

Бушлай юридик ярдәм көне
21 декабрьдә республика күләмендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге базасында (район советы бинасы, 3 нче кат) 8.00 дән 12.00 гә кадәр нотариус һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр юрист кабул итәчәк.

Совет утырышы 19 декабрьгә билгеләнде
Муниципаль район советының чираттагы унтугызынчы утырышы район мәдәният йортында 19 декабрьдә булачак.
Утырышта 2013 елга һәм 2014, 2015 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты икенче укылышта каралачик. Шулай ук районның социаль-икътисадый үсешенең 11 айлык нәтиҗәләре дә тикшереләчәк.
Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.

Вузда ачык ишекләр көне
Казан дәүләт аграр университеты 15 декабрьдә ачык ишекләр көне үткәрә.
Университет районыбызның өлкән сыйныфлар укучыларын әлеге чарада катнашырга чакыра. Булачак абитуриентлар уку йортының ректоры, факультетлар деканнары, институтлар директорлары белән очраша, уку аудиторияләрен һәм классларны, музейны карый алачаклар. Шулай ук вузга кабул итүнең үзенчәлекләре хакында җентекләп белергә мөмкинлек булачак. Очрашуга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә чакырылган. Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Вузның адресы: Казан шәһ., К.Маркс ур., 65 (актлар залы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алькеевские вести