Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Казан утлары” бездә кунакта

Үткән атнада "Казан утлары"журналы хезмәткәрләре Базарлы Матак, Урта Әлки мәктәпләрендә һәм Н.Дәүли исемендәге гимназиядә укучылар белән очраштылар.

"Казан утлары" җурналының җаваплы сәркатибе, балалар язучысы Алмаз Гыймадиев, журналның бүлек мөдире, язучы, юиор остасы Алмаз Хәмзин нигездә татар матбугатына язылу хакында сүз алып бардылар. Ни кызганыч, газета-журналларны өйләренә алдырып укучы балалар күп түгел. Кунакларның, "Сабантуй" газетасына кемнәр языла, дигән соравына залда 3-4 кенә укучы кул күтәрде. Әдипләр очрашуларда катнашкан һәркемгә "Казан утлары" җурналы һәм "Сабантуй" газетасы өләшеп чыктылар, матбугат басмаларына язылырга, укырга өндәделәр. Язучылар, төрле кызыклы сораулар, табышмаклар биреп, укучыларның тапкырлыгын да тикшереп алдылар. Казан кунагы, яшь җырчы Алия Хәмзина яңа җырларын башкарды.

Эшсезләргә һөнәр бирәләр
Халык мәшгульлеге үзәгенә ел башыннан бирле 147 эшсез кеше исәпкә баскан.
Аларның сигезе мәшгульлек үзәге хисабына РОСТО (ДОСААФ) оешмасында шофер белгечлеген үзләштерә. Үзәк шулай ук эшсезләрне ЭВМ операторы, бухгалтер, менеджер, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрләрен алу өчен Казанга курсларга укырга җибәрә. Бу мөмкинлектән файдаланучылар бар инде.

Класс җитәкчеләренең иң әйбәте
Иске Чаллы мәктәбе укытчысы Ленар Нигъмәтҗанов "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" республика бәйгесендә лауреат булды.
Ленар Фәрит улы "Районның иң яхшы сыйныф җитәкчесе" исемен яулаган иде. Сыйныф җитәкчеләренең зона ярышында (Чистай шәһәре) катнашып, ул өченче урын алды. Ә 19-23 март көннәрендә Казанда үткән шундый конкурста Ленар "Тәрбия эшенә иҗади якын килү" номинациясендә лауреат булды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

Бер генә
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде.

Спартакиадада -алтынчы урын
23-25 мартта волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы авыл яшьләренең IX Спартакиадасы ярышларында катнашты.
Бөгелмә районының Карабаш поселогында узган бу зона турнирында волейболчыларыбыз Аксубай, Чирмешән, Мөслим районнары командаларын җиңде. Хәлиткеч уенда Әлмәт районы командасына нибары ике очко оттырып, безнең кызлар 14 команда арасында алтынчы урынны алды. Ләйлә Гаязова җитәкләгән җыелма команданың нигезен Базарлы Матак һәм Түбән Әлки урта мәктәпләренең 9-10 сыйныфлары укучылары тәшкил итә.

Язгы каникуллар башланды
Базарлы Матак, Түбән Әлки, Урта Әлки, Карга мәктәпләрендә, гимназиядә укучылар язгы каникулга чыктылар.
Алар 24 марттан 2 апрельгә кадәр ял итә. Ә калган мәктәпләрдә каникуллар язгы юл өзеклегендә булачак.

Балаларны хәвефтән саклыйк
ЮХИДИ мәгълүматлары раслаганча, мәктәп каникуллары көннәрендә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны күбәя.
Буш вакытлары арткан кызлар-малайлар урамда уйнаганда мавыгып китеп юлларга йөгереп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә машина йөртүчеләр юл кагыйдәләрен, бигрәк тә тизлек режимын катгый үтәргә, мәгариф, күңел ачу, спорт белән шөгыльләнү учреждениеләре тирәсеннән үткәндә аеруча игътибарлы булырга тиешләр.
Каникулларда полиция хезмәткәрләре бу мәсьәләләрне контрольдә тотачак. Шулай ук кагыйдәләр бозган балаларны да игътибардан читтә калдырмаячаклар: "Стоп - синең гомерең" дигән карточкалар тутырып, бала укыган җиргә җибәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РОСТО (ДОСААФ)