Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Казанда республика судьяларының Х конференциясе узды

www.sodahead.com Казанда республика судьяларының Х конференциясе эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев, аның урынбасарлары, судлар рәисләре катнашты. Безнең районнан конференциягә район суды рәисе Марс Гарифинов, мировой судья Гөлнара Галимова бардылар. Конференциядә төп доклад белән Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев чыгыш ясады. Ул 2014 елда судлар...

www.sodahead.com

Казанда республика судьяларының Х конференциясе эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев, аның урынбасарлары, судлар рәисләре катнашты. Безнең районнан конференциягә район суды рәисе Марс Гарифинов, мировой судья Гөлнара Галимова бардылар.

Конференциядә төп доклад белән Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев чыгыш ясады. Ул 2014 елда судлар тарафыннан 800 меңнән артык эш каралуын әйтеп үтте. Бу санның шундый югары булуы хөкем итүнең сыйфатын даими үстерү кирәклеген күрсәтә, судья һәм суд истемасы хезмәткәрләренә югары таләпләр куелуын ассызыклый.

Әлки район судында 9 хезмәткәрдән торган тәҗрибәле, бердәм коллектив эшли. Аның белән Марс Гарифинов эитәкчелек итә. Статистика мәгълүматларына караганда, Әлки район суды тарафыннан узган елда 43 җинаять эше, 539 гражданлык эше һәм административ хокук бозулар турында 103 эш каралган (2013 елда җинаять эшләре 28, гражданлык эшләре 844 һәм административ хокук бозулар турындагылары 96 булган). Район мировой суды 41 җинаять, 651 гражданлык, 559 административ хокук бозу хакындагы эшне караган.

Республика судьялары конференциясе эшен йомгакалап, Илгиз Гыйләҗев болай диде:

-Бүген Россиядә суд хакимияте - дәүләт хакимиятенең иң әһәмиятле институтларының берсе. Суд приставларында 2014 елда үткәрелгән административ реформа аның позицияләрен ныгыту, нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлеге бирер дип ышанам.

Әлки район суды һәм мировой судьяның суд участогы коллективлары да гражданнарның һәм оешмаларның законлы хокукларын һәм ирекләрен һәм мәнфәгатьләрен яклау һәм торгызу өчен бөтен тырышлыкларын куячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев